Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм

Яңа Чишмә «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә 22 гаилә ведомство исәбендә тора, аларда балигъ булмаган 30 бала тәрбияләнә.

Бу нинди дә булса сәбәп аркасында авыр хәлдә калган, имин булмаган һәм инвалид балалары булган гаиләләр.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе «Участок социаль ярдәме хезмәте» программасы буенча эшли, аның эше участок принцибы буенча оештырылган.  
Гаиләгә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы турында «Кайгырту» үзәге директоры Жанна ЧЕРНЯК сөйли.
- 2019 елда безнең район территориясендә яшәүче күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган гаиләләр буенча 197 рейд оештырылды һәм үткәрелде. Ведомствоара комиссия составында 65 рейд һәм кичке 14 рейд үткәрелде.  Районда СОП риск төркеменнән өч гаиләне профилактикалауның барлык субъектлары тарафыннан ведомствоара ярдәм алып барыла, аларда 7 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Ел дәвамында, чыгу графигы нигезендә, газ хезмәте һәм ГТХМ ДУ хезмәткәрләре белән берлектә, хәвеф-хәтәр төркеменә керүче гражданнарның яшәү шартларын тикшерү һәм янгын куркынычсызлыгы, газ җиһазларын бозу очракларын ачыклау максатыннан рейдлар оештырылды.
2015 елдан 2019 елга кадәр социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр яши торган йортларда 278 АПС датчигы урнаштырылган. Узган ел 32 күп балалы гаиләдә 130 данә АПС датчиклары урнаштырылган һәм тикшерелгән.
2019 елда 5 гаилә уңай якка үзгәрү сәбәпле исәптән алынды һәм бер гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Кабаттан исәпкә куелган һәм 2 елдан артык ведомствоара исәптә торучы гаиләләр юк.
2019 елда «Кайгырту» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 20 хезмәткәре статуслары булган 123 гражданны-сугышта катнашучы, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, өлкән яшьтәге пенсионер, инвалидны караган.

Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү адреслы якын килү нигезендә гамәлгә ашырыла, анда социаль хезмәтләр исемлеге һәм эчтәлеге сәламәтлек торышын, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалту дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләнә.
Үзәк карамагындагылар саны якынча шул ук дәрәҗәдә кала бирә. Узган ел өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүдә 31 кеше булган, 22 кеше хезмәт күрсәтүдән алынган (4се – башка урынга күчеп китү белән бәйле рәвештә, 12се - үлем белән бәйле, 6сы - түләүле хезмәтләрдән баш тарту). 123 кешенең 44енә бушлай, 79ына өлешчә түләү нигезендә хезмәт күрсәтелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев