Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гаиләләре белән үзмәшгуль булып теркәләләр

    Яңа Чишмәдән Татьяна Котова ел ярым элек җиләк-җимеш бәйләмнәре ясау буенча Интернетта мастер-классларны караганнан соң, шуның белән шөгыльләнә башлаган.

    Үзмәшгуль буларак җәен теркәлгән.
    - Заказларны мөмкинлектән чыгып алам, чөнки мин хәзер декретта, ике кечкенә бала күп вакытны ала. Яңа салым режимына кәефем төшмәде, анда барысы да җиңел һәм гади: бәясен күрсәтәсең һәм клиентның кесә телефонына чекны күчерәсең. Авырлыклар булмады. Моннан тыш, әлеге хезмәт хакы буенча керемнәр турында белешмәне «Минем салым» кушымтасында алырга мөмкин.


    Татьяна белән бер үк вакытта диярлек аның ире Денис та теркәлгән.  Ул торак-коммуналь хуҗалыгында даими эшли, ә үзмәшгульлек-өстәмә керем. Ул яшәү урыны буенча автослесарь һәм шиномонтаж хезмәтләре күрсәтә. - Минем заказларым бар. Дөрес, кайчак күп, ә кайчак аз була, - дип сөйләде ул. - Вак-төяк ремонт, шиннарны алыштыру һәм ремонтлау, йөреш өлешен ремонтлау һ. б. Сезон башланганны көтәбез-тиздән шиннарны кышкыга алыштыру башлана, социаль челтәрләрдә реклама урнаштырабыз. Үзебез турында ешрак искәртергә тырышабыз, чөнки бу хезмәт күрсәтү базарында даими рәвештә яңа кешеләр пәйда була.


    Юлия Вәлиева ире Равил белән Түбән Камадан ике ел элек Яңа Чишмә районына күчкәннәр. Юля шокобокслар ясау, ә Равил машиналар буяу һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнә.
    - Заказлар бар. Кагыйдә буларак, бәйрәмнәргә заказ бирәләр, - ди ул. - Күптән түгел Укытучылар көненә, Уголовный розыск хезмәткәре көненә шәхси шоколадлы бүләкләр ясадым (хатыннары ирләре өчен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сорадылар).  Автомобильчеләр, Әниләр көне, Яңа елга чыршылар рәвешендәге әйберләр сатып алдым инде. Заказлар булыр дип уйлыйм.
    Юля Инстаграмда конкурс спонсорларының берсе булырга да өлгергән. Җиңүчегә бүләкләрнең берсе - медиант исеме астындагы аның яңа кондитер әйбере: цукат һәм чикләвек салынган прәннек рәвешендәге шоколад. Юлия үз эшләнмәләренең барысын да үзе ясаган матур тартмаларга тутыра. Кәгазьне үзенең төсле принтерында бастыра.
    Равил әлегә автомашиналар буяу белән мәшгуль. Хәзерге вакытта заказ бар. Агач эшкәртү буенча күптән түгел контейнерлар-тартмалар ясауга заказ алган. Үзмәшгульлек буенча салымнарны икесе дә түләгән инде - керемнең 3% ы. Юля үзе барлык танышларына, вак бизнес белән шөгыльләнүче дусларына очрашулар вакытында үзмәшгуль булырга киңәш итә.
    Яңа Чишмәдән ирле-хатынлы Людмила һәм Николай Пашутиннар да кушымтада беренчеләрдән булып теркәлгәннәр: Людмила тегү остасы, ә ире пилорама хезмәте күрсәтә. Бу керемнәре һәркайсы өчен өстәмә булып тора, чөнки икесенең дә төп эше бар, алар буш вакытларында гына хезмәт күрсәтәләр. Берничә ел шәхси эшмәкәр булганга, икесе дә үзмәшгульлекне үз бизнесларын алып бару өчен иң уңайлы һәм гади салым режимы дип саный.  
    Ольга ИВАНОВА

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: