Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләләрне хөрмәтлиләр

Татарстан АССР оешуга 95 ел, Татарстан Республикасында яңа дәүләтчелеккә 25 ел, Яңа Чишмәгә нигез салуга 405 ел тулуга хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча чаралар үткәрү кысаларында район җитәкчелеге бу көннәрдә районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткән лаеклы гаиләләрнең өйләрендә булды. АКБҮРЕ авылында Вәлиҗан һәм Зәйнәп Вәлиуллиннар гаиләсен авылдашлары...

Татарстан АССР оешуга 95 ел, Татарстан Республикасында яңа дәүләтчелеккә 25 ел, Яңа Чишмәгә нигез салуга 405 ел тулуга хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча чаралар үткәрү кысаларында район җитәкчелеге бу көннәрдә районның һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткән лаеклы гаиләләрнең өйләрендә булды.
АКБҮРЕ авылында Вәлиҗан һәм Зәйнәп Вәлиуллиннар гаиләсен авылдашлары хөрмәт итә. Алар гомер буена туган авылларында хезмәт куйган кешеләр, хәзер лаеклы ялда. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 8 оныкларына, 2 оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Барлык балалары да педагоглар - укытучылар булып намуслы хезмәт итәләр. Район башлыгы Вячеслав Козлов аларның өйләрендә булып, юбилярларга истәлекле бүләк тапшырды, сәламәтлек, иминлек теләде.
ЗИРЕКЛЕ авылыннан Мидхәт һәм Зәйтүнә Газыймовлар (рәсемдә) гаиләсен Зирекледә генә түгел, районда да, республикада да яхшы беләләр. ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Гариф улы озак еллар мәктәптә укытты, соңгы елларда Зирекле музеен җитәкли, ә тормыш иптәше - аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Мидхәт аганың әле дә дәрте, энергиясе ташып тора, аның эшләү сәләтенә күпләр кызыга. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да югары белем алганнар һәм халык хуҗалыгының төрле тармакларында намуслы хезмәт куялар.
Зирекледә һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов Газыймовларны бергә яшәүләренә 50 ел тулу белән җылы котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
ТУБЫЛГЫ ТАУ авылында Нәфис һәм Гөлназ Исмәгыйловларны тату, эш сөючән һәм тыйнак гаилә буларак беләләр. Әфганстанда хезмәт иткәннән соң Нәфис туган авылында эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә чаклы җирле агрофирмада хезмәт куя, ә хатыны сатучы булып эшли. Алар гаиләсендә дүрт бала, ике өлкән кызларының инде үз гаиләләре бар, кечкенә кызлары һәм уллары мәктәптә укыйлар. Шушы көннәрдә Исмәгыйловларның бергә гомер итүләренә 25 ел була һәм әлеге вакыйга белән аларны Вячеслав Козлов һәм район Советы депутаты Наилә Закирова котладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар. ЛЕНИНО авылында Анатолий һәм Валентина Маркеловлар инде менә 46 ел бергә килешеп, тату гомер кичерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы алар колхозда эшләгәннәр, Валентина алдынгы сыер савучылар исемлегендә булган, Анатолий да терлекчелектә намуслы хезмәт куйган. Икесенең дә лаеклы бүләкләре бар, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларның да хәзер үз гаиләләре бар. Авылда гыйбадәт йорты ачылганнан соң ирле-хатынлы Маркеловлар Алексей атакайның беренче ярдәмчеләре булалар, ә чиркәү вандаллар тарафыннан яндырылганнан соң авылдашларын гыйбадәтханәне яңадан торгызуда хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакыралар. Алар бүген дә яңа гыйбадәт йортына ярдәм итеп яшәүләрен дәвам итәләр. Актив тормыш рәвеше алып барулары һәм һәрдаим ярдәм күрсәтеп торулары өчен рәхмәт белдереп, район башлыгы Вячеслав Козлов аларга истәлекле бүләк тапшырды. ЕКАТЕРИНА БИСТӘСЕНДӘ гомер итүче Михаил һәм Раиса Зябловлар гаиләсен барлык авылдашлары да хөрмәт итә. Михаил Николаевич - Бөек Ватан сугышы ветераны, гомер буе механизатор булып эшләгән, ТАССР Югары Советы депутаты булган, байтак кына орден һәм медальләр иясе. Аның хатыны да үзенә иш, комбайнчы ярдәмчесе, аннан пекарняда икмәк пешерүче булып эшләгән. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе үзләре тирәсендә генә яшиләр.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова аларны иңгә-иң куеп бергә гомер итәүләренә 63 ел тулу белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев