Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләне бәйләүче җеп

5 гыйнварда Екатерина Бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Павловна Смурыгина үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.


Изге күңелле, ачык йөзле һәм уйлап эш итүчән әби авылда кече кызы Любовь гаиләсендә яши.
Анастасия Павловна Клянчуха поселогында туып үскән. Сугыш вакытында аның әтисен Смоленскига ЭЭМ органнарына хезмәт итәргә җибәргәннәр. 1944 елның гыйнварында аның янына җиде бала белән хатыны да килә. Иң олысы Анастасиягә 15 яшь була. Ул анда мәктәпкә йөргән һәм кырда эшләгән. Кырлар туган якныкына - Клянчуханыкына охшаган иде дип искә ала ул, тик снарядлардан бушаган тартмалар гына монда сугыш үтүе турында искә төшереп торган.
Җиңүдән соң гаилә Клянчухага кире кайта, гәрчә әтиләренә Смоленскида калырга тәкъдим иткән булсалар да.
Монда кайткач әтиләре совхозда бухгалтер булып эшләгән, аннан соң милициядә хезмәт иткән. - Ярыйсы гына яшәдек. Сугыш елларында гына әтидән башка авыр булды - үләннәр, яфраклар җыйдык. Сыерыбыз туендыручы да, җиккән ат та булды, - дип искә ала Анастасия Павловна.
1952 елда ул Екатерина кешесе Валентин Иванович Смурыгинга  кияүгә чыга.
- Ул чакларда Клянчухада клуб юк иде, 4 чакрымдагы Екатерина клубына  бара идек, шунда таныштык, - ди Анастасия Павловна.
Клянчухада алты ел яшиләр, аннан соң авылның соңгы яшәүче кешеләре буларак, 1958 елда иренең авылына күченәләр. Ире совхоз фермасында дворник булып эшләгән, Анастасия Павловна үзе гомере буе үсемлекчелектә - ындыр табагында, кырда эшләгән, Клянчухада хәтта зур гына кырчылык бригадасын да җитәкләгән. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, олы кызы 20 яшендә үлеп киткән.
Хәзер Анастасия Павловна зур иркен йортта яши, аны гаиләгә янгыннан соң 25 ел элек биргән булганнар.
Анда Любовь ире Валерий белән акрынлап кына ремонт  ясыйлар. Любовь - «Козлова М.И.» КФХда алдынгы савымчы, Валерий КМС заводында эшли.
Авыл кешесе хуҗалыгында сыер, бозау, дуңгыз, кош-корт тота. Әби дә терлекләр белән ярдәм итәргә тырыша, гәрчә мартта аягы сынып катлаулы операция кичерсә дә, - Әни, кирәкми, без үзебез дә җитешәбез, - ди Любовь. Тик әби тик тора белми, сыер янына булса да чыгып керә. - Мин аңа су гына чыгарам, - ди ул. Җәен таң ату белән Анастасия Павловна бакчага чыгып  китә - җир эшен бик ярата. - Бөтен җәе шунда уза, мин аңа чыкмаска кушам, тик ул тыңламый, - ди Любовь. - Бервакыт Казаннан киявебез кайтып, әбине таба алмый, әби кая соң, ди. Бакчада дим. Ул да гаҗәпләнде. Бер сүз  белән әйткәндә, авыруына карамастан, һаман нидер эшләргә тырыша. Бер күзе күрмичә,таяк белән генә йөрсә дә, тулы көченә ярдәм итә алмавына бик кайгыра ул.
- Өйдә генә булса да ни дә булса эшлисем килә, тик барып чыкмый, - дип сукрана ул. Пилмәнгә камырны ясап куя үзе, күптән түгел гаилә әгъзаларына капшап карап оекбашлар бәйләгән. Операциядән соң реабилитация дә яхшы гына уза. Күптән түгел икенче урамда яшәүче кызы Лидиягә үзе генә барып кайткан. Әбинең хәтере яхшы. Җәйге кичләрдә яшьтәшләре белән өй  алдында эскәмиядә сөйләшеп утырырга ярата, бигрәк тә күршесе 80 яшьлек Елена Шолгина белән.
Анастасия Павловнаның 11 оныгы һәм 19 оныкчыгы. - Ул яктан мин бик бай кеше, - ди ул. Чыннан да, бу әбинең төп байлыгы, шуңа да аларга пенсиясеннән өлеш чыгара. 
- Мин аңарга балаларны иркәләп бозмаска кушам, - дип сөйли Любовь. - Ул миннән качырып булса да кесәләренә акча тыга. Оныкчыклары карт  әбиләре өчен үлеп торалар. Любовь иртәнге савымда вакытта аларны йоклаган килеш карт әбиләре белән дә бик еш калдырып торалар.
- Минем балачагым әбием янәшәсендә узды, - дип искә ала оныгы Наташа. - 14 ел элек бабай үлеменнән соң өлкән буыннан ул үзе генә калды. Бәйрәмнәрдә без аның белән күрешергә тырышабыз, ә инде туган көнендә янында булабыз. Ул - безнең гаиләне бәйләп торучы җеп.
Анастасия Павловнаның юбилеена Казандагы кызлары, башка туганнары да кайткан, олылар  гына да 20 кеше булган. - Люба, нәрсә әзерләрбез икән, кунакларны ниләр белән каршыларбыз, - дип әбекәй юкка борчылган булган. Казандагы кызлары башка туганнарының кызлары белән барысын да бергә әзерләгәннәр. Авыл советыннан, клубтан да килеп  аны юбилее белән котлаганнар, бүләк һәм Россия Президентыннан котлау открыткасы тапшырганнар.

Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев