Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаиләне мәхәббәт саклаган

Ле­ни­но авы­лы аша уза тор­ган шау-шу­лы фе­де­раль трас­са­дан ерак­та­рак - авыл­ның иң очын­да бер йорт бар. Мон­да хез­мәт ве­те­ран­на­ры, көз­гә бер­гә яшәү­лә­ре­нә 60 ел бу­ла­чак ир­ле-ха­тын­лы Лю­бовь Алек­санд­ров­на һәм Анд­рей Фе­до­ро­вич Ка­ли­нин­нар яши.

Сөй­ләр­гә яра­ту­чан, кө­ләч йөз­ле ху­җа­би­кә шун­да ук без­не үзе­нә җә­леп ит­те һәм үз­лә­ре­нең га­и­лә тор­мы­шы та­ри­хын сөй­ли баш­ла­ды, ә йорт ху­җа­сы әң­гә­мә ба­ры­шын­да аны ту­лы­лан­дыр­ды. Ике­се­нең дә ба­ла­ча­гы авыр бул­ган, ач­лы-тук­лы үс­кән­нәр. Ире үл­гәч, әни­лә­ре ике яшь­лек Анд­рей­ны Елан­тау­дан Ле­ни­но­га алып кайт­кан һәм әби­лә­рен­нән ми­рас­ка кал­ган йорт­ка ур­наш­кан. Үзе ба­ла­ны ка­ра­ма­ган, һәр­ва­кыт ка­я­дыр чы­гып юга­ла тор­ган бул­ган: йә ка­я­дыр йөр­гән, йә дус кыз­ла­рын­да кич утыр­ган. Алай гы­на да тү­гел, алар­ның өй­лә­ре­нә эш­лек­ле ке­ше­ләр ки­леп ур­на­ша, ә алар­ны ис­ке бер йорт­ка чы­га­ра­лар.

- Ми­нем әти нык, көч­ле, тик бө­тен­ләй саң­гы­рау иде. Баш­та аны фронт­ка оза­та­лар, әм­ма Ка­зан­да хез­мәт ар­ми­я­се­нә ала­лар. Ул җил­кә­се­нә са­лып авыр рельс­лар та­шы­ган, окоп­лар ка­зы­ган. Бер­ни­чә ай­дан соң аны ко­мис­со­вать итә­ләр. Ул өй­гә җәяү кай­тыр­га чык­кан, әм­ма кай­тып җи­тә ал­ма­ган - юл­да үл­гән. Аны алып кайт­кач, без шак­кат­тык, ул га­зап­лап бе­те­рел­гән га­рип­кә әве­рел­гән, кул­ба­шы уры­ны­на ко­ры сө­як ке­нә тыр­па­еп то­ра иде. Без әни ку­лын­да биш ба­ла кал­дык, шу­ның ике­се - ин­ва­лид иде, - дип ис­кә ал­ды Лю­бовь Алек­санд­ров­на.

Ике­се дә яшь­тән үк бер ки­сәк ик­мәк­не үз­лә­ре эш­ләп тап­кан­нар. Анд­рей Фе­до­ро­вич җи­де яшен­нән - кө­тү­че яр­дәм­че­се, ан­на­ры ат йөр­тү­че бу­лып эш­ли, Горш­ко­во­да ур­ман ки­сә. Лю­бовь Алек­санд­ров­на җә­ен - торф­та, кы­шын үгез­ләр­гә азык та­шы­ган: - Бер­ва­кыт су­ык­та чак кы­на туң­ма­дым, арыш көл­тә­лә­ре алып кайт­тым, ә бу­ша­та ал­мыйм - туң­дым, бар­мак­ла­рым бө­гел­ми, аяк­лар ат­ла­мый баш­ла­ды. Тиз ге­нә учак як­тык - бе­раз җы­лын­дык.

Алар кич утыр­ган­да та­ныш­кан­нар, бер-бер­сен ошат­кан­нар. Тиз­дән ул аңа яу­чы җи­бә­рә. Кыз­ның га­и­лә­се яр­лы бул­са да, сы­ер ас­ра­ган­нар, кеч­ке­нә ге­нә ху­җа­лы­гы бул­ган. Ә ул тә­бә­нәк ке­нә тү­шәм­ле (4кә 4) өе, өс­тә­ле һәм ти­мер ка­ра­ва­ты бул­ган егет­кә кия­ү­гә чы­га. -Өй­дә чы­на­як та, ка­шык та юк, кы­сан да иде. Туй­ны күр­ше­ләр­дә үт­кәр­дек, олы кы­зым­ны әни­ләр­дә тап­тым. Кай­на­нам бер­нин­ди яр­дәм күр­сәт­мә­де. Эш­тән кай­ту­га эш кө­теп то­ра: әл­лә ашар­га пе­ше­рер­гә, әл­лә ба­ла чүп­рә­ге юар­га.

Ак­рын­лап тор­мыш­ла­ры көй­лә­нә. Анд­рей Фе­до­ро­вич га­и­лә­се өчен ты­ры­ша, әй­бәт эш­лә­гә­не өчен бу­ра - яңа йорт тор­гы­за­лар. Га­и­лә­дә бер-бер арт­лы та­гын 4 кыз туа, әти­лә­ре үз­лә­рен бик яра­та. Кол­хоз­да хез­мәт ха­кын аз тү­ли­ләр, га­и­лә­сен ту­ен­ды­ру өчен ата - көн-төн эш­ли, авыр эш­тә эш­лә­гән­гә­дер, кай­ча­гын­да бе­раз кап­ка­лый да.

- Га­и­лә тор­мы­шын­да бар да бу­ла, рюм­ка то­тар­га сә­бәп чы­гып то­ра. Тик аның өчен ае­рыл­ышма­дык. Ул ча­гын­да ае­ры­лы­шу гө­наһ са­на­ла иде, шу­лай яшә­дек ин­де, ба­ла­лар­ны аяк­ка бас­ты­рыр­га ки­рәк иде. Ме­нә ал­ты ел бу­лыр, ул хәт­та тә­мә­ке дә тарт­мый. Әки­ят­тә­ге­чә яши­без. Ал­ла­га шө­кер, ба­ла­лар­ның хәл­лә­ре әй­бәт.

Биш кыз­ла­ры да чит­тә яши: бер­се Чис­тай янын­да, кал­ган­на­ры Яр Чал­лы һәм Тү­бән Ка­ма шә­һәр­лә­рен­дә. Әби-ба­бай­ның 10 оны­гы, 10 онык­чы­гы бар. Йорт­та да, өй эчен­дә дә тәр­тип, чис­та­лык күз­гә бә­ре­лә. - Кыз­ла­рым, кия­ү­лә­рем кай­тып тәр­тип­кә ки­те­рә­ләр. Үзем кер дә юмыйм, ба­ла­лар алып ки­теп, юып кай­та­ра­лар. Уз­ган ат­на­да оны­гым кай­тып җы­еш­тыр­ды, па­лас­лар­ны юып кит­те. Без­нең ин­де хәл­ләр карт­лар­ча, укол­лар, да­ру төй­мә­лә­ре бе­лән то­ра­быз. Ба­ла­лар көн дә шал­ты­ра­тып, хә­ле­без­не бе­ле­шеп то­ра­лар.

Тик күпь­ел­лык га­дәт бу­ен­ча ул эш­сез то­ра ал­мый, аяк­ла­ры йөр­мә­сә дә, Лю­бовь Алек­санд­ров­на ашар­га үзе пе­ше­рә, ире авыл очын­да­гы ки­бет­кә ба­ра, ике­се дә аз-аз­лап бак­ча утый, йорт­та ма­та­ша, ә ме­нә чир­кәү­гә бар­ма­вы­на ин­де бе­рәр ел бар­дыр. Га­и­лә­дә кем баш, ди­гән со­рау­га әби ике дә уй­ла­мый­ча: - Әл­бәт­тә ул, чөн­ки ул ир­-ат, га­и­лә­не ту­ен­ды­ру­чы, го­мер-го­мер­гә шу­лай бул­ды, шу­лай бу­лыр­га ти­еш тә. Мин 50 яшь­тә пен­си­я­гә чык­тым, ә ул әле пен­си­я­гә чык­кач та өч ел эш­лә­де.

Кө­зен өл­кән Ка­линин­нар га­и­лә­сен­дә ике юби­лей кө­те­лә: 6 ок­тябрь­дә Лю­бовь Алек­санд­ров­на­га 80 яшь ту­ла, но­ябрь бәй­рә­мен­дә алар­ның брил­ли­ант туй­ла­ры, ике тан­та­на­га да ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры, онык­чык­ла­ры кай­та­чак. 60 ел бер­гә то­ру дә­ве­рен­дә ис­кә алыр нәр­сә­ләр күп. Брил­ли­ант туй­ла­рын бер­гә кар­шы ала алу­ла­ры үзе зур бә­хет.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X