Генерал-лейтенант Репин
Вольчя Бистәсеннән Советлар Союзы Герое Борис Чекин исеме район халкына күптәннән мәгълүм. Аның хөрмәтенә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендәге стенада мемориаль такта куелган, туган авылында мәктәп музеенда почмак та бар. Тик күпләр булчилыларның Бөек Ватан сугышында орденлы тагын бер якташлары катнашкан булуын белмидер дә әле.
Хәрби журналист С. Исаченконың "Җиңүгә озын юл" исемлекитабындагы "Алга, Ригага" исемле хикәясенең баш геройларыннан берсе Волчья Бистәсе кешесе, укчылар полкы командиры, подполковник Яков Федорович Репин. Крестьян гаиләсеннән булган егет Совет Кораллы көчләре сафында рядовой солдаттан генералга чаклы данлы юл үткән. Китап авторы, Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан кеше, көндәлек язмаларын, архив документларын, сугыш ветераннары мемуарларын кулланып, полкташларының патриотизмы, Нева шәһәре өчен көрәшкән совет сугышчыларының геройлыклары турында сөйли.
Гади авыл егете Яков Репин ишле крестьян гаиләсендә төпчек бала була. Әниләре балаларын ялгызы гына үстерә, малайга бер яшь булганда әтиләре холерадан үлә. Малай мәктәптә бик әйбәт укый, комсомол оешмасы секретаре булып тора. Казан дәүләт университетының Чистай рабфагында укыган чагында ук, комсомол һәм профсоюз ячейкасы әгъзасы буларак, актив тормыш позициясен күрсәтә. Алган "техник-элемтәче" белгечлеге буенча ул Алма-ата шәһәрендә (абыйсы янында) эшли башлый. Тиздән 1937 елны хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби хезмәт егеткә ошап китә һәм ул Хорьков хәрби училищесына укырга керергә карар кыла. 1941 елның 22 июнен ул курсант буларак каршылый.
Сугышта, бигрәк тә Ленинград һәм Волхов фронтларында барган авыр сугышларда 54 нче армия составында подполковник Репин командалык иткән укчылар полкы да катнаша. Полкташлары язган истәлекләрдә подполковник Репинның һәрвакыт җаваплы һәм куркыныч участокларда булуы сурәтләнә. "Алга, Ригага" хикәясеннән өзек:
- Ригага якынлашкан саен гитлерчыларның каршы торуы көчәя. Командирлар пунктындагы замполит Завьялов полк командиры Репинның кайдалыгын сораша. Аңа ул икенче батальонда, дип җавап бирәләр. Анда хәзер тәмуг, фашистлар контратакага баралар. Полк командиры подполковник Репин туры наводка өчен танкларга каршы батареяны алга чыгарырга һәм танклар взводы ротасына юнәлтергә боера. Аннан землянкадан сикереп чыгып, ординарецына кул селтәп, алга омтыла. Сугыш барган юл чатына ара да аз кала, тик басуга миналар ява башлый. Аларның берсе подполковник һәм аның ординарецы янында шартлый. Батыр йөрәкле сугышчылар кабат җирдән күтәрелә алмыйлар. Завьялов та землянкадан чабып чыгып, ординарецы белән солдат белән Репин яткан җиргә ашыга. Ату көчле була, алар шуышып барып җитәләр, кире кайтканда да шуышалар, яралы подполковникны плащ-палаткада сөйрәп, үтерелгән солдатны санитар аркасына салып алып чыгалар. Подполковникның яраларын бәйләп, тылга озаталар.
Госпитальдә Яков Репин үзенең булачак хатыны, медицина хезмәте капитаны Александра Васильевна белән таныша. Яшь кенә хәрби табибә каты яраланган командирны үлем тырнагыннан йолкып ала. Яралары төзәлгәч, Репин сугышуын дәвам итә һәм Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш беткәннән соң ул Мәскәүдәге Генераль штабның Хәрби Академиясенә укырга керә һәм аны тәмамлагач җаваплы штаб командирлык вазыйфасына хәрби җитәкче булып билгеләнә. Ленинградта, Выборгта, Горький, Свердловскида, Уссурийскида хезмәт итә. Үзе укырга һәм хәрби фәнне тирәнтен төшенергә яратканга, ул булган белемен Свердловскидагы хәрби училищеда укыткан дәвердә яшьләргә дә бик теләп бирергә тырыша.
Хәрби кеше буларак, ул туган ягына еш кайта алмаган, әмма сугыштан соң өчме, дүртме тапкыр әнисе янына кайткан булган. Авылдашлары белән очрашырга, фронтта бергә булган дуслары белән үткәннәрне искә алырга яраткан. Авылдагы гадәт буенча, олысын да, кечесен дә өенә чакырган. Соңгы тапкыр КПССның ХХII нче съездыннан соң (ул анда делегат итеп сайланган була) Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка кайту юлында кереп чыга. Съезд турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклаша, ул анда партиянең һәм илнең күренекле эшлеклеләре белән очраша.
Генерал-лейтенант 1964 елның 3 мартында Уссурийск хәрби округында җитәкчелек иткәндә хәрби вазыйфасын үтәгәндә һәлак була. Авиакатастрофада алган җәрәхәтләреннән игә килә алмый җан бирә.
Уссурийскида хезмәт иткәннән соң командование аны Ленинградка күчерергә ниятләгән булган. Ул вазыйфасы буенча күтәрелергә тиеш булган, маршал званиесенә аңа нибары 2 баскыч кына кала. Хезмәт иткән урынында ул берничә мәртәбә шәһәр Советы депутаты, җирле партия органнары җитәкчелеге составына сайланган. "Красная звезда" газетасындагы күренекле Бөек Ватан һәм гражданнар сугышы хәрби начальниклары Малиновский, Гречко, Баграмян, Ворошилов, Буденный, Конев, Рокоссовский, Тимошенко, Чуйков һәм башкалар тарафыннан имзаланган некрологта: "Ул үз кул астында эшләүчеләрне өйрәтүдә һәм аларны тәрбияләүдә бөтен көчен, белемен һәм бай тәҗрибәсен биргән кеше, аларга даими кайгыртучанлык күрсәтте һәм шуңа да шәхси составның тирән мәхәббәтен һәм хөрмәтен казанды", диелгән.
1964 елның 6 июнендә аны Ленинградтагы Богословское зиратына җирлиләр. Ике кызы белән аның тол калган хатыны да даими яшәү өчен шунда күчеп килә.
Ватан алдындагы зур хезмәтләре өчен Яков Федорович Репин Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев