Гомер озын булган саен, хәтер дә тирәнрәк
19 ноябрьдә Анатолий Иванович Апраксинга 95 яшь тулды
Озын гомерлеләр
Шундый закончалык: кеше никадәр озаграк яшәсә, хәтер дә шулкадәр тирәнрәк була. Менә безнең юбиляр да үткән заманнарга, үзенең эмоцияләргә бай мизгелләре белән истә калган ерак елларга кабат әйләнеп кайта.
Анатолий Иванович кечкенәдән үк үзенең әти-әнисен һәм өлкән абыйларын, апаларын Петропавел Бистәсеннән ничек алып китүләрен җентекләп хәтерли. Өч яшьлек бала үзен якыннарыннан аеруларын аңлый, ләкин ни өчен икәнлеген генә белмәгән.
Аның әти-әнисен раскулачить иткәч Архангел өлкәсенә сөрәләр һәм туган якларына сугыш башланыр алдыннан гына кайтканнар. Димәк, ким дигәндә биш ел вакыт узган. Һәм бу елларда малай үзенең апасы белән ерак туганнарында яшәгән.
Әти-әниләрен туган авылында төрлечә каршы алганнар, игелеклеләре - авылдашларын исән-сау күрүләренә шатланса, көнчеләре - аларга шикләнебрәк караганнар. Менә шул икенчеләре сөргендәге вакытлар турында сөйләгәндә саксыз гына әйтелгән бер сүз өчен Анатолийның әтисенә төрмәгә эләгергә «ярдәм иткән» дә инде.
«Шунда, чит җирдә, ул үлде дә инде, ә безнең аннан башка ачлы-туклы балачак еллары башланды», - дип сөйли Анатолий Иванович. Баксаң, бу сүзләрне барлык сугыш чоры балалары турында да әйтеп була. Ләкин ул заман кешеләренең язмышы никадәр авыр булуын моны үзе кичергән кеше генә аңлый, ә без аларның күзләреннән, үзләре турында сөйләгәндә калтыранган тавышларын ишетеп кенә алар белән булган хәлләрне күз алдына китерә алабыз.
БАЛАЧАК
Аларның үз йортлары инде күптән булмаганлыктан, гаилә ерак туганнарында фатирда торган. Өйдәге иң яхшы нәрсәләрнең барысы да балаларга түгел, ә хуҗаларга булган. Ләкин Анатолий Иванович, аларны йортсыз калдырмаганнары һәм, хәтта малайга мәктәпнең өч классын тәмамларга мөмкинлек биргәннәре өчен барыбер рәхмәтлемен, ди. Аннары ул эшли башлый: хезмәт эшчәнлеге кырларда эшләүче хатын-кызларга һәм балаларга чишмәдән су ташудан башлана.
СУГЫШ
Бу афәт ярты авыл халкын ятим калдырган. Яу кырында калучылар арасында аның өлкән абыйларының берсе - хәбәрсез югалган Михаил да булган.
«Икенче абыем Дмитрий, сугыштан кайтып, хуҗалык белән шөгыльләнә башлады, безнең көнкүрешебезне тәртипкә китерде. Ул кайткач тормыш җиңеләйде. Ни дисәң дә, өйдә олы ир-ат, ул безне иписез,бәрәңгесез калдырмады», - дип искә ала Анатолий Иванович.
СЫНАУЛЫ ҖИДЕ КЫШ
«Бик кыен булды, бер мин генә түгел, ярты Бистә халкы салкынлык, ачлык һәм авыр хезмәт белән бәйле сынауларга дучар булды: урманда нәрсә киеп эшләгән булсак, шул кием өстендә йокладык, өстебезгә ябарга юрганнар юк иде», - дип сөйләде Анатолий Иванович Берсут, Никиткино, Горшково, Болгарда кышын агач кисү эшләре турында.
«Кышын урманда эшләдек, салкын баракларда кундык, атнага бер тапкыр, хәтта ике атнага бер өйгә кайтып, үзебез белән алып килгән ризыкларны ашадык. Юешләнгән фуфайка тәнгә ябышып ката иде. Аны киптерергә урын да юк, шуны идәнгә җәеп, өстенә ятып йоклый идек. Төнлә фуфайканы үз гәүдәң җылысы белән киптереп бетерә алмаган чаклар да булгалады. Бертуктаусыз авыр хезмәт белән җылындык. Начальство билгеләгән планнарны үтәдек».
ГАИЛӘСЕННӘН УҢГАН
Анатолий Иванович авылдашы Мария Егоровна Веревинага 1953 елда өйләнгән. Бер елдан соң аларның беренче уллары Александр туган, аннары ике ел саен гаиләдә балалар: Любовь, Иван, Михаил дөньяга килгән.
«Маша олы йөрәкле, гаилә җанлы, яратучан әни һәм яхшы хатын иде. Аның тырышлыгы белән өйдә һәрвакытта да тәртип иде. Без үзара аңлашып һәм теләсә кайсы ситуациядә дә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек.
Безнең балалар тыңлаучан булдылар, яхшы укыдылар. Мәктәпне тәмамлар вакытлары җиткәч, мин аларга шәһәргә барып, һөнәр үзләштерергә һәм анда яшәп калырга киңәш иткән идем. Авылның киләчәге юк, дип санадым һәм балаларыбызның башка тормыш күрүен теләдем. Шулай килеп чыкты да, барысы да шәһәрләрдә эшкә керделәр һәм гаилә корып, урнашып калдылар, ә ял көннәрендә өйгә кайтып, утын, печән әзерләүдә, терлек һәм яшелчә бакчаларын карауда булышып тордылар».
ЮБИЛЕЙДАН - ЮБИЛЕЙГА
Анатолий Иванович үзенең 90 яшьлек юбилеен уллары Александр һәм Михаил, кызы Любовь, 11 оныгы һәм 18 оныкчыгы белән каршылаган. Кызганычка каршы, ул вакытка каты авырудан хатыны һәм улы Иван бу дөньядан вакытсыз китеп барганнар. Шушы биш ел эчендә аның тормышында ниләр үзгәрде соң?
«Тормыш безне югалтулар белән дә сыный, шатлыклар белән дә сөендерә, - ди бүгенге юбиляр. - Шушы 5 елда мин өлкән улым Александрны югалттым. Әмма шул ук вакытта минем бер оныгым һәм җиде оныкчыгым туды!, - ди юбиляр елмаеп кына, - бер атна элек Әлмәттән минем янга таныштырыр өчен Александр исемле җиденче оныкчыгымны алып кайттыллар. Сабыйга нәкъ җитмеш ел элек үзем дә беренче балама кушкан матур исем биргәннәренә мин бик шатмын. Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки яраткан кызым Люба һәрвакыт минем янәшәдә, күп вакытын миңа багышлый. Ул тыңлый да, аңлый да, кирәк вакытта дәвалый да. Өйдә, әнисе вакытындагы кебек үк, чиста һәм тыныч. Шуның өчен мин аңа рәхмәтлемен».
Фото: Лариса Федорова, «Яңа Чишмә хәбәрләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев