Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гомере буе халык арасында

    Шахмай авыл җирлеге составына өч авыл керә, анда 457 йорт исәпләнә һәм 1500 дән артык кеше яши. Авыл җирлеге 13640 гектар мәйданда җир били, монда 19 оешма урнашкан. Үзенең эшендә Рәфгат Миръякупов авыл җирлегендә тереклек тәэмин итү, яшәеш, хезмәт шартларын уңайлы итү, халыкның көнкүрешен һәм ялын тиешенчә булдыру мәсьәләләренә җитди...

    -Соңгы ике ел эчендә авыл җирлекләре көче белән вак таш салынган 3 чакрым юл ясалды, "Чиста су" программасы буенча 2,6 километр суүткәргеч алыштырылды, тагын 4 километрны реконструкцияләүгә документлар әзерләнде, урамдагы яктырткычларны яңадан кордык, буаларга капиталь ремонт ясалды, чишмәне төзекләндердек, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл төзелде, - дип үзенең күпкырлы эшенең бары бер өлешен генә санап үтте авыл җирлеге башлыгы.
    Шахмай авыл җирлеге башкарма комитетына керүче авыллар быел да шактый үзгәрешләр кичергән. Чертуш авылында - яңа клуб, Чаллы Башында ФАП төзелгән, Шахмай урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалган, Чаллы Башы мәдәният йортына капиталь ремонт ясала. "Кайда туган, шунда ярап куйган" дигән халык мәкале Рәфгат Миръякуповның хезмәт эшчәнлегенә бик тә туры килеп тора.
    Ул 1953 елда Чаллы Башы авылында туа. - Минем әти-әнием гади колхозчылар иде, әтием - балта остасы, ә әнием дуңгыз караучы булып эшләде, алар үз эшләренең иң яхшы белгечләре иде, - дип горурланып сөйли алар турында Рәфгат Миръякупов. - Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, әти якты дөньяны бик иртә калдырып китте, әнием хәзер лаеклы ялда.
    Рәфгат гаиләдә олы бала булганга, хуҗалыкта булышу, кечерәк энеләрен һәм сеңелләрен карау яшьтән үк аның җилкәсенә төшкән, әтисенең вафатыннан соң әнисенең төп таянычы булган.
    1971 елда Рәфгат Шахмай мәктәбен тәмамлый. Ул бик тырышып укыган, бары тик яхшы билгеләр генә алган. Уку дәверендә спорт белән шөгыльләнгән, шахмат һәм шашка уйнарга яраткан, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, чөнки музыкага мәхәббәт аңа әтисеннән күчкән, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән.
    Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә, җәмәгать тормышында актив катнаша, тулай торакта студентлар советы әгъзасы була. Ул елларда илдәге һәм дөньядагы вакыйгалар белән даими хәбәрдар булу кагыйдәсе хөкем сөрә - һәр көнне китапханәнең уку залында ул газета һәм журналлар укый, ә кичләрен "Время" дип аталган информацион программаны карый. 1976 елда институтны тәмамлый һәм "Татарстан" колхозында 11 ай баш ветеринария табибы булып эшли, аннан соң Совет армиясе сафларына чакырыла. Хезмәт иткән вакытларда 700 кеше исәпләнелгән комсомол оешмасы секретаре итеп сайланган. Оренбургта прапорщик вазыйфасында ул материаллар базасы начальнигы булып хезмәт итә, һәр көнне аның кулы аша миллион сумлык товар уза. Запаска өлкән сержант буларак җибәрелә.
    Армиядән әйләнеп кайтканнан соң да Рәфгат актив җәмәгать тормышын дәвам иткән. Туган колхозында баш ветеринария табибы булып эшләгәндә комсомоллар башлыгы булып сайланган.
    - Ул вакытларда "Комсомол прожекторы" аеруча тәэсирле иде, без аны производство участокларында үткәрелгән рейдлардан соң чыгара идек, хезмәт дисциплинасын бозучыларның күпчелеге "КП"ның чираттагы чыгарылышына эләгүдән куркып торалар иде, - дип искә ала Рәфгат. Комсомолның республика отчет-сайлау конференциясендә актив эшләгәне өчен ВЛКСМ ӨК-нең Күчмә Кызыл Байрагы тапшырылган, соңыннан байракны мәңгегә саклау өчен комсомол оешмасында калдырганнар.
    1982 елда Рәфгат Рафик улын партком секретаре һәм "Татарстан" колхозы рәисе урынбасары итеп сайлыйлар. Ул 1991 елга кадәр колхозның партия оешмасын җитәкли, коммунистлар һәм гади колхозчылар арасында абруйлы була.
    Соңгы 22 елда Рәфгат Миръякупов Шахмай авыл җирлеген җитәкли, үзен инициативалы һәм җаваплы җитәкче итеп таныта. Һәрвакыт крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын, эшмәкәрлекнең башка формаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә булышлык күрсәтә. "АПК-ны үстерү" программасы буенча Шахмай АҖ-дә 29 млн.сум күләмендә 230 кредит алынган. 2012 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерүне 30 процентка арттыруга ирешелгән, ә МЭТ саны өч ел эчендә 25 процентка арткан.
    Авыл җирлегендә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Һәр авылда яшелчә бакчасы, урамнарда чәчәк түтәлләре бар, 2 меңнән артык агач утыртылган, бу айда "Наил бабай чишмәсе"нең киңәйтелгән территориясендә 200 чыршы утыртканнар.
    Халык саны һәм территориясе буенча иң эре җирлек белән идарә итеп, Рәфгат Рафик улы ведомствога караган барлык оешмалар белән көйле эш итә. Шахмай авыл җирлегендәге бюджет оешмаларының күпчелеге үз ведомстволарындагы линияләр буенча үткәрелә торган конкурсларда призлы урыннар яулыйлар, физкультура һәм спорт, үзешчән сәнгать актив үсеш ала. Юбилярларны, алдынгыларны хөрмәтләү, бәйрәмнәр, концертлар оештыру кебек чаралар да читтә калмый.
    Соңгы 33 елда Рәфгат Сабантуйларны оешкан төстә һәм бернинди өзеклекләрсез әзерли һәм үткәрә, анда күп сандагы кунаклар кабул итәләр. Үзенең тормыш иптәше Мәүлия белән Рәфгат институтта укыганда ук таныша, ә 1980 елда алар туй ясыйлар.
    Ирле-хатынлы Миръякуповлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Алия Яңа Чишмәдә ЗАГС бүлеген җитәкли, икенчесе - Алинә Черемухово мәктәбендә укытучы булып эшли, улы Рәсил Яр Чаллы университетында 4 курста укый. Хәзер Миръякуповлар оныкларын тәрбияләүдә булышалар, тагын бер онык көтәләр.
    Шәхси хуҗалыкларында ике сыер, үгезләр, бозаулар, тавыклар, үрдәкләр, бройлерлар асрыйлар. Йортлары белән янәшәдә зур бакча, теплица бар. Буш вакытларында (сирәк булса да) Рәфгат сугыш турында, философик юнәлештәге китаплар укырга, информацион программалар, сугыш турында кинолар карарга ярата.
    Рәфгат Миръякупов районда һәм халык арасында абруйлы шәхес, хезмәттәшләре белән даими рәвештә үз эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул 2005 елда "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" һәм 2003 елда "Бөтенрәсәй халык санын алудагы хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнгән, берничә тапкыр Республика җитәкчелегенең, ТР муниципаль берәмлекләре Советының, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, муниципаль идарәнең иң яхшы хезмәткәре буларак танылган.
    Без Рәфгат Рафик улын юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы исәнлек, гаилә бәхете, озын-озак гомер итүен телибез!
    Евгений Старов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: