Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

әгәр дә кыш булмаса...

Яңа ел алдыннан, 23 декабрьдә, РМЙда "РИТЭК" компаниясе матди чыгымнарны үз өстенә алып ел саен оештыра торган Чыршы бәйрәме узды.

Бу бәйрәмнең кунаклары - физик мөмкинлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә калган, асрамага алынган, опекунлыкта булган балалар, шулай ук БЯСМдә төрле ярышларда җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар, БСМнең яшь талантлары, БИҮнең иҗат конкурсларында җиңүчеләр һәм дипломантлар, 11 сыйныф укучылары булды. Кергән чакта ук һәрберсе "РИТЭК" компаниясеннән татлы ризыклар салынган пакет алды, аннан соң балалар һәм аларның әти-әниләре казан артистлары башкаруында яңа ел әкиятен карарга уңайлы залда урын алдылар. Бәйрәм башланыр алдыннан аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм компания вәкиле Фәрит Сибгатуллин сәламләде, алар һәммәсен туасы яңа ел белән котлап, әйбәт кәеф теләделәр.
Сәхнәдә "Туң йөрәк" мультфильмы геройлары, ел символы - җитез маймыл һәм, яңа ел хуҗабикәсе - Кыш балаларның күңелләрен ачарга тырыштылар. Балалар алар белән кар атышып уйнадылар, инглизчә сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, бергәләп буран улаган, кар шыгырдаган тавышлар чыгардылар, ерак чит илдән килгән Олафка урыс кышына күнегергә булыштылар. Әкиятнең идеясе көньякта яшәүче маймылның эссе җәйне, җылыны, кояшны нык яратуына карамастан чибәр Кыштан, аның яуган карларыннан, саф салкын һавасыннан, агач ботакларындагы бәсләрдән, таудан, тимераякта, чаңгыда шуулардан башка бик күңелсез буласын аңлату булды.
Төн тылсымчысы Кыш бабай һәм Кар кызы күренү белән тагы да күңеллерәк булып китте. Әйлән-бәйлән, хәрәкәтле уеннар башланды, тәм-томнар өләшеп Кыш бабай өчен биюләр һәм шигырьләр сөйләделәр, оештырылган конкурсларда кечкенәләр генә түгел, яшүсмерләр дә актив катнашты. Кыскасы, Кыш бабай һәм аның дуслары белән очрашудан шатлык-сөенечнең иге-чиге юк иде...
Без исә балалардан бәйрәм тәэсирләре турында сораштырдык.
- Сәхнәләштерелгән тамаша миңа бик тә ошады, - дип төпле генә җавап бирде Яңа Чишмәдән Чулпан Хәйруллина. - Һәм, әлбәттә инде, принцесса кебек чибәр Кыш та бик матур.
- Син ничек дип уйлыйсың, әлеге әкиятнең төп мәгънәсе нидә соң? - дип кызыксындык бераз өлкәнрәк кыз баладан.
- Интернетта азрак утырырга, кышны яратырга, саф һавада күбрәк йөрергә кирәк дип әйтергә теләделәр (аеруча да яңа ел каникулында) һәм инглиз телен күбрәк укырга кирәк.
Гомумән алганда, миңа барысы да ошады: геройлар да матур, ә тәмле бүләкләр алу һәрчак күңелле бит, дип елмайды Яңа Чишмә гимназиясеннән Ләйсән Нурхамәтова.
Бәйрәм мизгелләрен газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X