Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әгәр лицензия юкка чыгарылса

Редакциягә укучылардан пенсия тупланмалары булган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) лицензиясен юкка чыгарса һәм аларны югалтмаска дип нәрсә эшләргә, дигән сораулар килә. Без аңлатма бирүләрен сорап Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия ХИРАҖЕВАГА мөрәҗәгать иттек.


- Кайсы дәүләтнеке булмаган пенсия фондының лицензиясе гамәлдән чыгарылуын ничек белергә?
- НПФ эшчәнлеге Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан җайга салына.  Лицензияләре юкка чыгарылган НПФ турында актуаль мәгълүмат РФ Үзәк банкы сайтында урнаштырылган.
- Лицензиясе юкка чыгарылган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды клиентларына пенсия тупланмалары акчаларын кайчан кайтарачаклар?
- Лицензияне гамәлдән чыгару датасыннан соң сезнең иминиятчегез Россия Пенсия фонды була. Сезнең пенсия тупланмалары акчалары Россия банкыннан лицензияне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгәннән соң өч ай дәвамында сезнең шәхси счетыгызга күчереләчәк. Сезгә пенсия тупланмаларын номинал күләмендә кире кайтару гарантияләнә. Инвестиция кереме ликвидатор тарафыннан (Кертемнәрне иминләштерү агентлыгы) активлар сатудан кергән акчалар Россия Банкы тарафыннан түләү күләменнән артып китсә, сезгә кире кайтарылырга мөмкин. Бу очракта арттырылган акчалар шулай ук иминиятләнгән зат тарафыннан югалган инвестиция керемен торгызу өчен РПФга күчәчәк.
- Ә «номинал» сүзе нәрсә аңлата?
- Бу очракта номинал-инвестицион керемне исәпкә алмыйча, сез яки сезнең эш бирүче тарафыннан түләнгән взнослар суммасын шартлы рәвештә билгеләү. Әйтик, эш бирүче сезнең өчен 10 мең сум түләгән, бу акчалар 10 ел инвестицияләнгән, һәм сезнең пенсия счетында өстәмә рәвештә 3 мең сум керем чагылдырылган.  НПФ лицензиясен гамәлдән чыгарган вакытта сезгә 10 мең сум акча гына күчереләчәк. Бу НПФ милкен сату бәясе 10 мең сумнан кимрәк булган очракта гына. Шулай ук номиналга пенсиягә дәүләт өстәмә финанслау программасы кысаларында түләнгән һәм ана (гаилә) капиталы акчалары (бер өлеше) хисабына формалашкан акчалар да керә.
 - Әгәр гражданин ел башында пенсия тупланмалары акчаларын НПФ дан РПФга (яки НПФ) күчерү турында гариза тапшырган булса, соңыннан НПФ лицензиясен гамәлдән чыгарганнар ди. Аның гаризасы канәгатьләндерелерме?
- Әйе, НПФ ның лицензиясен гамәлдән чыгару датасына кадәр бирелгән НПФны агымдагы иминиятләүче сыйфатында күрсәтеп, иминиятләштерүчене алмаштыру турында гариза билгеләнгән тәртиптә каралачак.
 - Ә гражданин пенсия тупланмалары акчаларын күчерү турында гариза бирергә теләсә, әмма аның НПФ лицензиясе гамәлдән чыгарылган очракта аңа гаризада агымдагы иминиятче (РПФ яки НПФ) буларак кемне күрсәтергә кирәк?
НПФ дан лицензия алу датасыннан соң иминиятчене алыштыру турында гариза тапшырсагыз, иминиятче сыйфатында гаризада РПФ ны күрсәтергә кирәк, чөнки НПФ ның лицензиясен тартып алганнан соң, сезнең пенсия тупланмалары акчалары РПФда тора

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев