Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарны социаль яклау

2014 елда социаль ярдәм чаралары алучылар саны 6672 кеше тәшкил иткән. Аларны бирүгә тотылган чыгым күләме 42 млн.463 мең сум тәшкил иткән. Район халкын кызыксындырган сорауларга халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова җавап бирә. -Үткән елда районда кемнәр һәм нинди матди ярдәм алдылар?

-Районда 1380 инвалид яши, шуның 51 се - балалар. 29 инвалид бала 2014 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану курсы үттеләр. 99 кеше (инвалид) Яшел Үзәндәге "Идел" тернәкләндерү үзәгенә, "Крутушка" (Казан), "Каенкай" (Баулы), "Изгелек" (Яр Чаллы) санаторийларына җибәрелде. 181 кеше техник реабилитация чаралары, протез-ортопедия әйберләре һәм сеңдерә торган киемнәр белән тәэмин ителде (2 млн. 4 мең сумлык). Ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасыннан, аерым алганда санатор-курортларда дәваланудан баш тартмаган федераль ташламаларга ия булучыларга 26 юллама бүлеп бирелгән иде, шуның 3 се - Кырымдагы дәвалану һәм ял итү урыннарына.
Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 72 кеше матди ярдәм алды. Уртача түләү күләме бер кешегә үткән елда 5388 сум тәшкил итте.
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен ата-ана түләве өлешенә өстәмә компенсация билгеләнде. Әлеге эш нәтиҗәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрүче балаларның 70%-ы әлеге компенсацияне ала.
Ел дәвамында торак өчен һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә халыкка социаль ярдәм чаралары бирү буенча эшләр башкарылды. Мондый субсидияне 1625 кеше алды. Федераль ташламаларга ия булучылар өчен аның уртача күләме аена 437 шәр сум, ә региональ ташламаларга ия булучылар өчен 263 әр сум тәшкил итте.
-Мохтаҗ инвалидларның барысы да техник чаралар белән тәэмин ителгәнме соң?
-Кызганычка каршы, юк. Бүгенгесе көндә 5 коляска һәм 6 пар ортопедик аяк киеме сатып алу бурычы бар.
-Санатор-курорт дәвалануларын оештыру буенча эшләр ничегрәк тора?
-Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә республика бюджетыннан 35 һәм пенсионерларга 15 юллама бүлеп бирелгән иде. Кыен тормыш хәлләрендә булган 88 балага ял һәм сәламәтләндерү оештырылды. Бу - 1 млн.143 мең 130 сумга төште.
-Сезнең эшегез матди ярдәм күрсәтүдән генә тормый бит, мохтаҗларга ярдәм итүнең тагын нинди төрләре бар?
-Әйе, әлбәттә, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү социаль сәясәтнең мөһим юнәлеше булып тора. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар, кыен тормыш хәлләрендә булган гаиләләр (балалы) өчен районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүче ике учреждение эшли. Болар: "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү (комплекслы) үзәге һәм Картлар йорты. Үткән елда өлкән яшьтәге һәм инвалид булган 186 кешегә социаль хезмәт күрсәтелде, шул исәптә 56 кешегә-стационар шартларда.
-Эшегез һәм әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев