Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гульковларның сапфир туе: 45 ел элек алар бер-берсенә «әйе» дигән

Аларның тарихы – бер-береңнән уңу, хезмәт, тугрылык турында

Алар бер урамда яшәгәннәр, әмма мәктәп елларында биш яшь аермасы күп булып тоелган. Егет инде армиядә хезмәт итеп кайткан, эшләгән һәм үз язмышын эзләгән. Ә кыз әле генә мәктәп бетергән, мәхәббәт турында уйламаган да. Әмма язмыш башкача хәл итә: 1981 елның 12 июнендә алар ир белән хатын булалар. Һәм менә 45 ел инде Анатолий белән Нина Гульковлар бер-берсенә беренче көндәге кебек җылылык белән карыйлар.

Быел Яңа Чишмәдә яшәүче Гульковлар гаиләсенең сапфир туйлары. Аларның тарихы – әкияти бәхет турында түгел, ә көндәлек хезмәт, гомуми максатлар һәм гади әйберләргә сөенә белү турында. Һәм, аларның бәхетенең сере нәкъ менә шунда ята да бугай.

Күпме еллар бергә яшәп, һаман да бер-берсенә гашыйк күзләр белән караулары турындагы сорауга Анатолий Валентинович шик-шөбһәсез җавап бирде:

- Бу мәхәббәт кенә түгел, үз тормышыңны үз кулларың белән матур итү теләге дә. Без моны булдырдык дип саныйм.

Хатыны Нина Алексеевна шунда ук өстәп куйды:

- Без барысын да бергә эшлибез – өйдә дә, бакчада да, карарларны да бергә кабул итәбез, шулай ук бергә ял итәбез. Гаиләбез нигезе шунда.

Шул ук вакытта һәркемнең шәхси вакыты да бар: Анатолий балык тотарга, Нина бәйләргә ярата. Һәм бу мавыгулар һәрвакыт икесе тарафыннан да хуплана.

Гульковларның бүләкләр бирү традициясе дә бар. Тик болай гына түгел, күңел белән. Ир әйберне алып кына калмый, ә хатынына ихластан бүләк итә. Яки киресенчә. Нина өчен иң кадерлесе роза чәчәкләре. Ләкин чәчәк бәйләмнәре түгел, ә Анатолий бүләк иткән куаклар, һәм алар бу куакларны бергә бакчага утыртканнар. Хәзер ул розалар һәр җәй чәчәк ата.

 -Аннан йөзек белән алкалар алу да бик күңелле булды, - дип елмая Нина.

Анатолий аның елмаюына шаяртып:

 - Ә чәчәкләр турында син ничектер алай ук бәхетле сөйләмәгән идең, - дип куйды.

Ничек башлана

Мәктәптән соң Анатолий Чистай совхоз-техникумына читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм «Сельхозхимия»гә эшкә урнаша, анда практикада токарь һәм слесарь эшен үзләштерә. Өлкән хезмәттәшләре аңарда булдыклылык күрәләр һәм предприятиедән юллама алырга һәм институтка керергә киңәш итәләр.  Ләкин Ватанга бурычын түләргә вакыт җитә.

Архангельск өлкәсендә, ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итә. Ул еллар бушка үтми: Анатолий өенә ефрейтор дәрәҗәсендә, бүләкләр һәм туган иленә ике кызыксындыру отпусклары белән кайта. Институтка бармый, автомәктәптә укый һәм яңадан «Сельхозхимия»гә, бу юлы машина йөртүче булып эшкә урнаша.

1979 ел. Яз. Күңел мә-хәббәткә сусаган. Ул аны мәдәният йортында, паркта бию мәйданчыгында эзләп карый ...Һәм үз урамында очрата.

Нина Шешолина әле мәктәпне тәмамлаган гына, аңа әле яңа гына 17 яшь тулган. Мәхәббәт турында уйламый — ул бары кичләрен дуслары белән бию мәйданчыгына килә. Магнитофон тавышын ишетеп, күңелсезләнеп йөргән Анатолий да мәйданчыкка барып чыга. Авылдашлары арасында ул Нинаны күреп ала. Шундук гашыйк була.

Югары белем алырга хыялланган Нина институтка керми. Авылдан китәргә теләми, аны монда мәхәббәте тота. Әти-әниләр аңлыйлар һәм хуплыйлар. Әнисе аңа үзе эшләгән кооперациядә эш тәкъдим итә.  Анатолий да эшли, туйга акча җыя. Нинага 18 яшь тулгач, 1981 елның 12 июнендә алар инде гөрләтеп туй ясыйлар.

Яшьләргә кечкенә генә йорт бирәләр. Алар аны төзекләндерә, уңайлы оя итә. Бер елдан беренче уллары Евгений туа, тагын ике елдан — Сергей.

Анатолий югары белем алырга тели, ләкин эшендә яхшы түлиләр, гаиләгә дә игътибар кирәк, өстәвенә еш кына командировкалар да булып тора. Ул хатыным укысын, дип карар кабул итә. Нина Казан кооператив техникумына читтән торып укырга керә. Ул сессияләрдә булганда, малайлар белән аның әнисе һәм әбисе утыра. Фатир хуҗасы да: «Олысын үзең белән алып кил, мин дә булышырмын», - ди һәм, чыннан да, булыша. Шулай итеп, Нина улы белән бергә техникумны тәмамлый. Аннары 40 ел дәүләт хезмәтендә — район финанс бүлегендә, аннары районның финанс-бюджет палатасында эшли. Район оешмалары һәм авыл җирлекләре буенча хисаплар кабул итә, мәгълүматны туплап, ТР Финанслар министрлыгына тапшыра. Аның дәүләт хезмәтендә стажы 40 ел тәшкил итә.

Ул арада Анатолийга оешмадан авыл хуҗалыгы химиясе районында яңа йорт бирәләр. Гаилә иркен, якты торакка күчә. Ә 1991 елда биредә өченче уллары — Алексей дөньяга килә.

Хезмәт, ышаныч  һәм зур гаилә

Анатолий Сельхозхимиядә 18 ел эшли, аннары йөк машинасын җиңел машинага алмаштыра. 24 ел Татфондбанкта эшли, өч районга хезмәт күрсәтә, график кырыс, ә хезмәт хакы тыйнак була.  Тормышны җитешрәк итәр өчен терлек асрыйлар, шул акчага балаларны укыталар. Өчесе дә югары белем ала, яраткан һәм яхшы түләүле эш табалар.

Бүген Гульковлар йорты – зур гаилә өчен иң якын урын. 45 ел эчендә ул ике кешедән алты тапкырга үскән! Уллары Казанда яшиләр һәм эшлиләр, әмма бер гаилә булып калалар. Барысының да уртак максаты – үсеп килүче буынны намуслы кешеләр итеп үстерү.

Алты оныгы — Дима, Богдан, Платон, Глеб, Давид һәм София — һәр җәй бабалары һәм әбиләре янына кайталар. Ә әти-әниләренең ялы булса, алар һичшиксез үзләре белән Толя бабайны һәм Нина әбине чакыралар. Шулай итеп өлкән Гульковлар башка шәһәрләрне, башка дөньяларны күрүгә ирешә. Ләкин иң мөһиме – алар боларның барысын да бергә күргәннәр.

45 ел – ул дата гына түгел. Бу алар кулга-кул тотынышып үткән юл. Бу уртак бакча, уртак йорт, уртак балалар һәм оныклар. Аларның төп сере дә бик гади: барысын бергә эшләү. Һәм ярату – шулай ук икесенә уртак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев