Гыйнвар - май айларында Яңа Чишмә районында алкоголь әйләнешен контрольдә тоту буенча 16 профилактик чара уздырылган
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә
РФ Хөкүмәтенең "Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарына туры китереп профилактик чаралар үткәрелгән: 2 профилактик визит, хуҗалык итүче субъектлар өчен 3 консультация, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 11 кисәтү җиткерелгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу хакында 1 мөрәҗәгать булган, мәгълүмат расланмаган.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аларның сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев