Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гыйльман бабайның хезмәт җимешләре

    Әдәмсә авылыннан өлкән яшьтәге Газизовларны: Гыйльман Вәгыйзь улы белән Мария Алексеевнаны актив, дәртләре ташып торган, үз авылларына җаннары-тәннәре белән бирелгән, аның өчен борчылып яшәүче кешеләр дияргә мөмкин.

    Хезмәт юлын алар шушы авылда башлыйлар, Гыйльман абый утыз елдан артык Калинин исемендәге колхозда баш агроном булып эшли, берничә ел аны җитәкли дә, Мария Алексеевна исә 36 ел Әдәмсә авыл китапханәсендә китапханәче булып эшли.
    -Мин шушы нигездә дөньяга килгәнмен, гомерем буе шушы йортта яшим, үлгәнче шунда гомер кичерермен инде, - ди Гыйльман абый. Алар пенсиягә дә бер вакыттарак чыгалар (Гыйльман абый авыру сәбәпле иртәрәк чыга). Сүзләренә караганда, бер ел-ел ярым эшләрен сагынганнар, аннан йорт эшләре белән мавыгып, акрынлап пенсионерларның тыныч, талгын тормышы белән яши башлаганнар. Шул чагында Гыйльман абыйда элеккеге хыялын тормышка ашыру нияте уянган. Ир белән хатын әти-әниләре җиткергән йортта яшәгәннәр. Яшәү дәверендә хуҗа аны берничә кат сипләгән, яңарткан, пенсиягә чыккач кирпечтән сарай, өйгә янкорма төзегән. Шулай да хыялында йөрткән нараттан иркен агач өй салу уе тынгы бирмәгән. Әйбәт өй нарат бүрәнәләреннән салынырга тиеш, дип саный ул. Ниһаять, 2007 елны уллары Азат һәм Марат белән иске өйне сүтеп, агач бура алып кайтып күтәрәләр.
    Өйнең проектын Гыйльман абый үзе төзи, үз акчасына төзетә, бу процесста үзе дә катнаша. - Баш прораб та үзе булды, малайларга кирпеч ташып, измә дә ясап торды, - дип елмая Мария Алексеевна.
    Өй туен шушы елның көзендә үк гөрләтәләр. Икенче елны атларын сатып, кирпеч сатып алалар һәм өйне тышлап та куялар. Идән астына тулысынча подвал ясап калдыралар. Хәзер зур иркен нарат агачларыннан торгызылган йорт - Гыйльман абыйның горурлыгы. Горурланырлыгы да бар. Өйдә бүлмәләр дә күп, якты, җылы, стеналар, идәннәр буялмаган, ачык төстәге нарат рейкалардан ясалган биек түшәмнәр хуҗаларга һәм кунакларга нарат урманнарында гына була торган иркен, хуш ис биреп торалар. Олы улы Азат та әти-әнисе яныннан аерылып чыгып яңа йорт торгыза. Оныклары Роза белән Өлфәт кенә ике катлы яңа коттеджга күченгәч тә бергә яшәгән әбисе белән бабасын юксыналар. Бигрәк тә Роза нык сагына. Башта кунакка гына килеп йөри, аннан бөтенләйгә торып кала - бабайга исә йорт төзергә тагын бер стимул туа.
    Хәзер Роза медицина университетының 2 курсында укый, әби белән бабай аңа ярдәм итеп торуны үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Шуңа да сыер, казлар, сарыклар, тавыклар, тана асрыйлар, 15 сутыйлы бакчага бәрәңге утырталар, яшелчә үстерәләр. Әти-әнисе укуы өчен түләсә, калганына әбисе белән бабасы булыша. -50 ел бергә гомер иткән чорда без бөтен эшне хатыным белән икәү башкарабыз, - дип сөйли Гыйльман абый. Мал асрагач, эш җәен дә, кышын да җитәрлек. Бабай 25 ел көндәлек тә алып бара: һава торышын, үз тормышындагы, авылдагы вакыйгаларны барлап терки. 74 яшендә дә ул урып-җыю чорында басуда: менә икенче ел инде тәҗрибәле агрономны "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә орлыкларның сыйфатын тикшерүче инспектор буларак эшкә чакырганнар.
    Мария Алексеевна - кул эшләренә оста: үзе йон эрләп, иренә, улларына, оныкларына җылы оекбашлар, свитерлар бәйли. Гаиләсен тәмле ризыклар: тутырылган тавык, каз итләре, бәлеш белән дә сыйлый. Ул гомер юлында иренең тугры дусты, ышанычлы, ныклы терәге дә. Гыйльман абыйның зирәклеге, оештыру сәләте тагын бер мөһим эштә - җәмәгать эшләрендә дә чагылыш таба. 2011 елда бер авылдашын җирләгәндә ул башкаларга үз фикерен җиткерә: - Мөселманнар зиратының коймасы бик иске, әйдәгез, кем күпме булдыра ала (500 сум булса да), акча җыеп, алыштырыйк. Ел саен өмә ясап чистартыйк, -ди ул. Иртән мәчеткә Ураза гаетенә җыелгач та сүз шул хакта бара. Шунда аңа, идеяң үзеңнеке булгач, аны тормышка ашыруда башлап йөр, дип белдерәләр. Авылдашлары проблеманы аңлап, шактый акча җыялар, Гыйльман абый исә коймага заказ бирә, шулай итеп эш тә башлана. - Бүгенгесе көндә аның күп өлеше эшләнде, тик төгәлләп чыгу өчен тагын акча кирәк. Ходай кушса, быел капкадан бакчаларга чаклы булган 100 метр араны алыштырып бетерәбез. Аннан арт якны - зиратның басу ягын кайгыртачакбыз, анда яңа баганалар утыртып, мәйданын да киңәйтәсе бар, - ди.
    Инвентарьлар саклау өчен будка төзергә Чистайда яшәүче якташлары Әсхәт Гарифуллин ярдәм иткән, кыска гына вакыт эчендә зират янәшәсендә кирпечтән зур булмаган капиталь бина калыккан. Гыйльман абый аның бер ягында ял итү бүлмәсе ясарга - өмәдән соң ял итеп, чәйләр эчеп, аралашу мөмкинлеге тудырырга хыяллана. Әдәмсәлеләр өченче ел инде зиратны төзекләндерү өмәләрендә актив катнашалар. Бүлмәгә линолеум җәйгәннәр, өстәл, эскәмия, мич тә озак көттермәс. Гыйльман абый барысын да контрольдә тота.
    - Әлбәттә, халыктан, авылдашларның ярдәменнән башка берни килеп чыкмас иде, яу кырында ялгыз эш кырып булмый, - ди ул.
    Гыйльман абый Газизов менә шундый инде - бернигә битараф кала алмый, кече ватанының патриоты, өлкән яшьтә дә туган авылын кайгыртып яши.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: