Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гыйнвар-май айларында продукция сату 5,4 литр тәшкил иткән

    Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр итә.

    Апрель аенда алкогольне 41 сәүдә объекты тарафыннан 19 оешмада: район үзәгендә – «Татспиртпром» АҖ челтәренең бер кибете һәм 12 коммерция оешмасында, авыл җирлекләрендә - «Татспиртпром» АҖнең 13 объектында, «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең - 2 (Татпотребсоюз) һәм 13 коммерция оешмасы ваклап саткан.

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2022 елның дүрт аенда алар тарафыннан 6,6 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган -  үсеш 14% (2021 елның гыйнвар-май айларында – 5,7 мең дал).  Фирма челтәре буенча сату 17% ка кимегән - 1,1 мең дал (2021 елда 1,2 мең дал).

     Коммерция кибетләре тарафыннан 17 % ка күбрәк сатылган - 5,3 мең дал (узган ел 4,5 мең дал) Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,2 мең дал сатылган.

    Кертелә торган алкоголь буенча сату күләме - 11% ка арткан, читтән кайтарылганы - узган ел дәрәҗәсендә. ТРда җитештерелгән алкоголь һәм аракыны сату 15 һәм 11 % ка арткан. Җан башына 5,4 литр сатылган (узган елның гыйнвар дәрәҗәсенә карата 118%).

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: