Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Харис Гайнуллин: «Митингта булырга тырышырмын»

Красный Октябрь поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Ярулла улы Гайнуллин яши. 31 мартта аңа 90 яшь тулды. Юбилее алдыннан сугыш ветеранына бик яхшы бүләк ясалган - Комсомольская урамында урнашкан ике катлы йорттагы фатиры тулысынча ремонтланган. -Ремонт өчен әти бик тә рәхмәтле, - диде әтисен караучы кызы Миләүшә. - Фатирда...

Красный Октябрь поселогында Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Ярулла улы Гайнуллин яши. 31 мартта аңа 90 яшь тулды.

Юбилее алдыннан сугыш ветеранына бик яхшы бүләк ясалган - Комсомольская урамында урнашкан ике катлы йорттагы фатиры тулысынча ремонтланган.
-Ремонт өчен әти бик тә рәхмәтле, - диде әтисен караучы кызы Миләүшә. - Фатирда түшәмне агарттылар, обойлар ябыштырдылар, линолеум җәйделәр, бүлмә эчендәге ишекләрне алыштырдылар һәм хәзер монда бик матур, уңайлы.
Шушы көннәрдә район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов белән җирле АҖ башлыгы Светлана Ерохина ветеран янында булып, аңа Россия Президенты В.В.Путинның юбилей котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Алар ветеран кичергән сугыш чорын искә алдылар һәм Харис Гайнуллинга ныклы исәнлек, озын гомер теләделәр.
-Котлауларыгыз өчен рәхмәт, Ходай насыйп итсә, район үзәгендә үтәчәк юбилей тантаналарында катнашырга тырышырмын, - диде ветеран.
Ә бер көн элек Харис Гайнуллинны юбилее белән Җиңүнең 70 еллыгына хәзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты секретаре Анастасия Филиппова һәм Красный Октябрь мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары котлаганнар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев