Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтне саклауга - аерым игътибар

Яңа Чишмә районында хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Район башкарма комитеты тарафыннан 2013-2015 елларга хезмәт шартларын яхшырту һәм аны саклау Программасы кабул ителеп расланды, хезмәтне саклау буенча Координация советы эшли, 2014 елга аның эш планы расланды.

Узган елда хезмәтне саклау буенча Координация советы 13 утырыш үткәрде, шуның 4-се - күчмә булды (РҮХ, Картлар йорты, Яңа Чишмә урта мәктәбе, "Чишмә-Сервис" ҖЧҖ-дә). "Ямашнефть" ҖЧҖ, РЭЭЧ, "Чишмә-Сервис" ҖЧҖ, РҮХ-дә хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча эшләнгән эшләр турында хисап тоттылар.
Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы ункөнлеге кысаларында төзелә торган барлык объектларда тикшерүләр үткәрелде. Быел Координация советының өч утырышы (берсе күчмә - "Карат" СПК-да) үткәрелде. Утырышта 1 кварталда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе үз эше турында хисап тотты, 2013 ел өчен Координация советының эшенә йомгак ясалды. 2014 елга эш планы расланды, райондагы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча отчетлары тыңланды.
Социаль иминият фонды мәгълүматларына караганда, 2013 елда производствода 2 бәхетсезлек очрагы (Картлар йортында, "Татарстан" агрофирмасы" ААҖ-дә) булган. Барлыгы 41074 сум 39 тиен больничный түләнгән (вакытлыча эшкә яраксызлык көне - 153). Быел 1 кварталда бәхетсезлек очраклары булмады.
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан хезмәтне саклау буенча Координация советы предприятие һәм оешма җитәкчеләрен тагын бер кат игътибарны хезмәтне саклау мәсьәләләрен пропагандалау эшенә, травматизмны кисәтү, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау буенча чараларга акча тотуга юнәлтергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев