Һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше
Социаль яклау бүлеге: әлеге өлкәдә эшләү җиңел түгел. Чөнки биредә эшләүче хезмәткәр компетенция һәм җаваплылыкка ия булудан тыш, игелекле, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле дә булырга тиеш.
Яңа Чишмә социаль яклау учреждениесе хезмәткәрләрен кешеләргә карата битараф булмау, аларга ярдәм итәргә әзер булу сыйфатлары башкалардан аерып тора. Аларның эшчәнлеге, ул һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше дип тә әйтеп була. Яңа Чишмә районында яшәүче 6 меңгә якын кеше социаль яклау бүлеге белгечләренең күз уңында.
Социаль яклау бүлеге (СЯБ) начальнигы Наталья Гурьева җитәкчелегендә (аның бу өлкәдәге хезмәт стажы 20 елдан артык) тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Людмила Сорокина, бүлек консультанты Елена Ярушкина, социаль эш буенча белгеч Светлана Скачковалар биредә яңа кешеләр түгел – алар үз эшләрен бик теләп, нечкәлекләрен белеп башкаралар.
Әлеге кешеләр ярдәмендә ярдәмгә ия булган кешеләрнең үз-үзләренә ышанычлары арта, алар үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итә һәм вакыйгаларга бай тормыш алып барырга мөмкинлек алалар.
«2023 елда 63 гаиләгә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде: 40 кеше эшкә урнаштырылды; 19 гаиләгә үзмәшгуль булырга ярдәм иттек; 4 гаилә ШЯХ рәсмиләштерде. 2023 елда тотылган акчаларның гомуми күләме 9 млн 691 мең сум тәшкил итте. 2023 елда инвалидлыгы булмаган 13 пенсионер сәламәтләндерелде. Алар «Вита» (Бөгелмә шәһәре), «Васильевский» (Яшел Үзән шәһәре), КМПО (Казан шәһәре) санаторий-профилакторийларында дәваландылар. Хәзергесе вакытта республикада инвалидлар өчен 25 реабилитация үзәге эшли (балаларныкы - 18, өлкәннәрнеке - 7), 2023 елда 35 өлкән яшьтәге инвалид һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 15 бала төрле реабилитация хезмәтләре алды», - дип сөйләде безгә СЯБ җитәкчесе Наталья Гурьева.
Наталья Николаевна социаль өлкәдә эшләүчеләрнең барысы-ның да сизгер йөрәкле, ярдәмгә мохтаҗ кеше-ләрне җылытырга сәләтле булуларын билгеләп, үз коллегаларына ныклы сә-ламәтлек, бәхет, җәмгыять өчен кирәкле һәм мөһим хезмәттә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев