Хөрмәт йөзеннән бүләк
16 майда Казанда ТР Дәүләт Советында 2011 елгы нәтиҗәләр буенча "Муниципаль идарә өлкәсендә иң әйбәт хезмәткәр" дип аталган республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Миръякупов та (рәсемдә) бар иде. Соңгы елларда Шахмай авыл җирлегендә (Чертуш һәм Чаллы Башы авыллары да керә) төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча...
16 майда Казанда ТР Дәүләт Советында 2011 елгы нәтиҗәләр буенча "Муниципаль идарә өлкәсендә иң әйбәт хезмәткәр" дип аталган республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Миръякупов та (рәсемдә) бар иде.
Соңгы елларда Шахмай авыл җирлегендә (Чертуш һәм Чаллы Башы авыллары да керә) төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп эш эшләнә, авыл җирлеге ШЯХны үстерү һәм аларга кредит бирү (алу), шәхси хуҗалыклардан арткан продукцияне сату буенча да алдынгылар рәтендә, авыл җирлегенә керүче торак пунктларда яңа төзелешләр дә елдан-ел артып тора.
Авыл җирлегендәге барлык уңай үзгәрешләрне исәпкә алып, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Миръякупов "Авыл муниципаль берәмлеге органының иң әйбәт җитәкчесе" номинациясендә җиңүче дип танылды һәм Диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Бүләкне ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев