Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтерсез тарих булалмый

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей елын дәвам итеп, 27 июльдә Зирекле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугышта катнашкан зиреклеләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачу чарасы булды. Тантаналы чарага район башлыгы Вячеслав Козлов, монументның баш химаячесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, "СМП-Нефтегаз" ААҖ-ның генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, "СМП-Нефтегаз" ААҖ генераль...

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей елын дәвам итеп, 27 июльдә Зирекле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугышта катнашкан зиреклеләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачу чарасы булды.

Тантаналы чарага район башлыгы Вячеслав Козлов, монументның баш химаячесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, "СМП-Нефтегаз" ААҖ-ның генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, "СМП-Нефтегаз" ААҖ генераль директоры Олег Шабалин, "Трансойл" ҖЧҖ генераль директоры Илдар Ибәтуллин, төзүчеләр, проект авторы һәм рәссам Александр Осипов, район хезмәтләре, район башкарма комитеты бүлекләре, авыл халкы, кунаклар килгән иде.
Бу көн безнең өчен Хәтерне яңарту көне булды һәм без, барыннан да бигрәк, Фоат Комаровка, Вячеслав Козловка, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдиновка, нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллинга, гомумән, монумент төзелешенә катнашы булган һәр кешегә рәхмәтлебез.
Монумент кара граниттан ясалган 4 плитәдән тора, шуның икесенә сугышта һәлак булган 198 кешенең, ә уң яктагы икесендә Җиңү яулап өйләренә кайткан 217 кешенең исем-фамилияләре, туган еллары чокып язылган. Уртадагы (үзәк) плитәдә Бөек Ватан сугышы ордены рәсеме төшерелгән һәм 1941-1945 еллар дип язылган. Аларга мәңгелек Дан!
Зирекле авылыннан сугышка 463 кеше алынган, шуларның нибары 264 се генә Яңа Чишмә район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, калганнары илебезнең башка хәрби комиссариатларыннан алынган. Һәлак булган 198 кешенең 144 есе генә документлар белән расланган, 165 кеше хәбәрсез югалган. Һәлак булучыларның гомуми саныннан бары тик 40 кешенең генә кабере мәгълүм (зиреклеләр). Сугышта катнашучыларның сафы сирәгәя бара. Зирекле авылында 93 яшьлек Лотфуллин Нурулла бабай, аларга тиңләштерелгән 83 яшьлек Габбасов Мансур ага исән, алар монумент ачканда тасма кистеләр.
Аны ачу тантанасында Фоат Фәһим улы чыгыш ясады, ул бу изге эшкә өлеш керткәннәргә рәхмәт белдерде. Халык алдында ул: "Әгәр сезнең Наил Нуруллович булмаса, бу монумент булмас та иде!" - диде. Район башлыгы Вячеслав Козлов барлык зиреклеләр исеменнән иң элек Фоат Комаровка һәм музей директоры Мидхәт Газыймовка район буенча сугышта катнашучыларның һәм һәлак булганнарның яңа фамилияләрен ачыклау буенча зур эзләнү эшләре алып барганнары өчен ихлас рәхмәтен җиткерде һәм Газыймовлар гаиләсенә алтын туйлары уңаеннан кыйммәтле бүләк тапшырды.
Бу мөһим чара "Авыл көне"ндә үткәрелде, аның кысаларында авыл эчендә ремонтланган ике яңа юлны ачу хөрмәтенә тантаналы рәвештә ал тасма киселде. Аның беренчесе 2014 ел күрсәткечләре буенча ТР муниципаль берәмлекләре Советы конкурсында Зирекле авыл җирлеге откан грант - 1 млн.сум акча хисабына ясалды. Икенчесе - 1,5 км озынлыктагысы Ленин урамында нефтьчеләр акчасына һәм республика программасы буенча ясалды.
Бәйрәм барышында авыл халкына үрнәк булырлык итеп ШЯХ алып баручы Рафаэль һәм Фәния Мостафиннар гаиләсен, 6 бала тәрбияләп үстергән (балалары да авылда калган һәм өчесе - үзләре дә ишле гаилә булдырган) күп балалы ана - Гөлнур Кадыйрованы хөрмәтләделәр. Бәйрәм программасын мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дәвам иттерде.
Һәйкәл ачылу барышы турында җентекләбрәк газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев