Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗасыз һәм хуҗалы этләр турында

"Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән булган проблемаларны чишү турында"гы Ведомствоара комиссия карарын (2015 ел 15 июнь) үтәү йөзеннән районда һәм Яңа Чишмә авыл җирлегендә иясез этләрне аулау, асрау һәм аларның баш санын көйләү мәсьәләсенең ничек хәл ителүе турында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей ИВАНОВ аңлатма бирде. -Закон буенча...

"Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән булган проблемаларны чишү турында"гы Ведомствоара комиссия карарын (2015 ел 15 июнь) үтәү йөзеннән районда һәм Яңа Чишмә авыл җирлегендә иясез этләрне аулау, асрау һәм аларның баш санын көйләү мәсьәләсенең ничек хәл ителүе турында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей ИВАНОВ аңлатма бирде.
-Закон буенча без аларны үтерә алмыйбыз, ауларга һәм асрарга гына хокуклы. Закон 2014 елдан бирле гамәлдә. Узган елдан бирле район башкарма комитеты Чирмешәннән эшмәкәр Ермолаев белән килешү төзи. Ул Яңа Чишмә районындагы хуҗасыз һәм күзәтүсез этләрне аулап, алып китә һәм үзендә питомникта асрый. Аның бу эшчәнлекне башкаруга лицензиясе бар, һәм ул бөтен районга шундый хезмәт күрсәтә. 2015 елда аның белән 99 мең сумлык эшкә килешү төзелгән. Бер этне аулау бәясе - 1400 сум. Ул район алдында үз эшчәнлеге турында хисап тота. Ул этнең аулануы, аның асралуы турында фотоматериаллар тапшырырга тиеш, һәм шуларга нигезләнеп һәр эткә башкарылган эш турында акт төзелә һәм кул куела, шуннан соң гына бу эшкә акча түләнә. Ул аларның тере булуын фотога төшерергә тиеш, башкача аның эше өчен акча түләнми.
Болар бар да район башкарма комитеты аша эшләнә. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары аңа сукбай этләрнең кайдалыгын белергә ярдәм итәләр. Безнең эш аларны күрсәтү һәм кайда булуы турында сөйләү генә. Әйтик, безгә кешеләр поселокта бер эт йөрүен шалтыратып хәбәр иттеләр ди. Без аңа шалтыратабыз. Ул килә һәм аны аулый.
-Районда 2014 елның 7 мартында кабул ителгән "ТРда йорт хайваннарын асрауның аерым мәсьәләләре турында"гы закон ничек үтәлә, җирле үзидарә органнарына тиешле вәкаләтләр йөкләнгән бит.
-Әйе, хәзер сукбай (хуҗасыз) һәм күзәтүчесез этләр халыкны борчый шул. Эт асраучы кешеләр көндезләрен дә, күбрәк төнлә белән, этләрен урамга чыгарып җибәрәләр. Бу этләр дә шулай ук тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә без халыкка күрсәтмәләр бирәбез. Хат ташучылар безгә мөрәҗәгать иттеләр, фамилияләрен атадылар. Әлеге кешеләрне комиссиягә чакырдык. Эт асраучылар арасында хәтта овчаркаларын чыгарып җибәрүче хуҗалар да бар. Бу катгый тыела, этләрне хуҗасы белән бергә булганда гына урамда йөртергә рөхсәт ителә. Әлбәттә, аның йөгерәсе килә, этне муенчагы яки бау белән генә җибәрергә кирәк, ягъни ул куркыныч тудырырга тиеш түгел.
-Хуҗасы булган этләрне тоткан очраклар булмадымы?
-Мондый этләрнең язмышын беркем дә ачыкламаган. Ахыр чиктә, хуҗаның эте югалу уңаеннан, этләр аулаган вакытта эләктермәдегезме дип, башкарма комитетка мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Бәлки мондый хәлләр булгандыр да, әмма безгә, АҖ башкарма комитетына, мөрәҗәгать итмәделәр.
Сорауларны Ольга ИВАНОВА бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев