Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Иң элек Кеше булырга кирәк“

    8 гыйнварда "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Харис Хөсәеновка 60 яшь тулды. Яңа ел алдыннан без аның белән әңгәмә корган идек.

    -Юбилей елында кешеләр үткәннәрне күз алдына китерә, анализлый, нәтиҗә ясый. Кайберәүләр үткән елларны авыр йөк кебек кабул итә, кайсылары ниндидер бер җиңеллек, ирешелгәннәр өчен горурлык хисе белән искә ала. Ә менә сездә нинди хисләр, юбилей көнен ничек каршылыйсыз?
    -Ирешелгәннәрне горурлык хисе белән, бу шулай! 1983 елда Яңа Чишмәдәге электр челтәрләрен җитәкләгәндә линияләр нинди иде дә, хәзер нинди - җир белән күк арасы. Подстанция сазлыкта утыра, баганалар исә исерек кеше кебек - кыйшаеп басып тора иделәр. Кешеләр хезмәт хакы күрмәгәнгә монда эшкә килергә дә ашыкмадылар, хәтта оешма нибары ике кешедән генә торган чаклар да булды: подстанциядә кизү торучы һәм начальник үзе. Әгәр дә берәр җирдә берәр нәрсә ватыла калса, күпме чабасы иде. 60 яшькә кадәр яшәвемә мин бик сөенәм әле. Бу яшькә җитә алмам, мондый эш өчен үтерерләр дип уйлый идем, - дип шаярта Харис Хөсәенович. - Хәзер бит яңа технологияләр, яңа җиһазлар һәм ниндидер кыска ялганышлар да юк.
    -Димәк, Яңа Чишмә электр челтәрләре сезнең күз алдыгызда менә бүгенге хәлгә җиткән, әлбәттә инде монда сезнең өлеш тә зур. Сезнең карашка, җитәкче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сездә ул сыйфатлар бармы?
    -Мөгаен, иң беренче чиратта, намуслы булу кирәктер. Кешеләр белән уртак тел таба белергә тиеш. Миңа җирле власть белән дә һәм үземнең "Чистай электр челтәрләре" җитәкчелеге белән дә килешеп эшләргә туры килә. Кайчакларда аларның фикерләре туры килеп тә бетми һәм миңа барын да җайлап эшләргә туры килә.
    Тагы нинди сыйфатлар? Лояль, чыдам, зирәк булырга. Коллектив белән һичшиксез үзара аңлашып эшләргә кирәк. Таләп итәргә генә түгел, юл да куя белергә кирәк.
    Харис Хөсәен улының эш көне иртәнге җиденче яртыда башлана, ә өенә кичке җиденче яртыда кайта, ягъни ул тәүлегенә 12 сәгать эш урынында.
    -Мондый энергиянең һәм күңел күтәренкелегенең чыганагы нидә соң?
    -Эш, әлбәттә инде, эш.
    -Үзегез турында сөйләгез әле. Бала чакта хыялыгыз нинди иде?
    -Марий Элда тудым. Әти-әнием гади кешеләр, әтием шофер, әнием хуҗабикә иде. Башкалардан берни белән дә аерылып тормадылар. Кем булырга хыялландым?... Кеше булырга! Мине шулай өйрәттеләр дә: "Кеше була бел. Ә калганы була аның", дия иделәр. Башта училищеда электрик һөнәренә укыдым, эшләдем, бу һөнәр бик ошады. Аннары юллама буенча Казандагы энергетика техникумына укырга кердем, булачак тормыш иптәшемне, хатынымны да шунда очраттым. 50 яшемдә читтән торып Казан энергетика институтын тәмамладым. Укырга кирәк иде, яшьләр табанга баса башлады. Һөнәр сайлауга килсәк, шул сайлаган һөнәр буенча эшләргә кирәк дип санадым. Мин кайберәүләр кебек, бүген бер җирдә, иртәгә башка урында эшләргә яратмыйм. Ничек башлаган булсам, шулай дәвам итәм.
    -Нәкъ менә шуңа күрә дә сез үз өлкәгездә югары үрләр яулагансыз да инде.
    -Бездә монысын мин, бусын син ясадың, дигән нәрсә юк. Бездә бит коллектив белән эшләнә торган эш. Бергә эшлибез. Нинди дә булса уңыш бар икән, моңа коллектив белән ирешәбез дигән сүз.
    -Тик шул коллектив һәм боларның барысы белән дә сез җитәкчелек итәсез?
    -Булдыра алганча инде, дип тыйнак кына җавап бирде Харис Хөсәенович.
    Яңа Чишмә районына аны "Чистай электр челтәрләре"нең Спасс бүлекчәсендә 5 ел эшләгәннән соң күчерәләр, ул анда техникумнан соң хатыны белән эшкә килгән була. Наталья Павловна гомере буе диспетчер булып эшләгән. Хәзер пенсиядә, әмма монда эшләвен дәвам итә. Балалары (өчәү) Татарстан шәһәрләрендә яши, алар арасында педагог, юрист, медик бар. Алты оныклары, иң олысына - 15, кечкенәсенә 1 яшь.
    -Милләтегез буенча сез татар, ә хатыныгыз рус. Сезнең гаиләдә гореф-гадәтләр нинди, гаиләдә кем хуҗа? Гаилә сезнең өчен ышанычлы тыл дип әйтә аласызмы?
    -Әгәр дә минем хатыныма чиркәүгә барырга кирәк икән, мин моңа каршы түгел. Ә гореф-гадәтләргә килсәк, андый нәрсәләр юк. Гаиләдә кем хуҗа, дисезме? Акча кемдә, шул хуҗа... Шаяртам, әлбәттә. Килешеп, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без аңлашып яшибез. Эштән кайтканыңны көтеп торалар, каршы алалар. Әгәр дә хатыным булмаган булса, мин, мөгаен, бу халәттә була да алмас идем.
    -Спортны үз итәсезме? Сезнең оешма командасы спартакиадаларда һәрчак алдынгы урыннарда бит. Сез аларга үрнәк күрсәтәсезме? Хобби дигән нәрсәгез бармы?
    -Спорт белән мин дус. Үзем ярышларда, Татарстан күләмендә чаңгы узышында һәм башка спорт чараларында катнашам. Барыннан да бигрәк җәяү йөрергә яратам, хезмәт автмобилем булса да. Элек буранмы, җил-яңгырмы эшкә гел җәяү йөрдем. Бала чактан ук ашыкмый гына урманда йөрергә ярата идем, безнең поселок урман уртасында урнашкан бит. Табигатьне, авылны яратам, шәһәр ыгы-зыгысы минем өчен түгел. Җәй көннәрендә эштән соң хатыныма бакча эшләрендә булышам, үзең үстергән яшелчәләр барыбер кибетнекеннән яхшырак бит. Балыкка чакырсалар, барам.
    -Димәк, Сез үз тормышыгыздан канәгать. Алга таба да эшләргә ниятлисезме? "Өстәге" җитәкчеләр сезне бәяли беләләрдер инде?
    - Мин күпне ниятлим дә, миннән генә тормый бит. Контрактны озайтсалар, эшләрмен әле. Җитәкчелек хөрмәт итә дип уйлыйм. 1983 елдан бирле югарыда өч җитәкче алышынды. Районда да шулай. Район башлыгы Вячеслав Козлов: "Син үз урыныңда алты башлык белән эшләдең инде" дип шаярта. Белмим, бу яхшыдырмы, начардырмы, - дип елмая Харис Хөсәенович.
    -Бу нинди минус булсын ди инде. Шундый җитди оешмада начальник еш алышынып торса, бу бер дә яхшыга илтмәс иде.
    -Әлбәттә, энергетика тармагында очраклы кешеләр булырга тиеш түгел һәм алай була да алмый. Бу өлкәдә яхшы белгеч әзерләү шактый вакыт таләп итә. Үзем мин сайлаган һөнәремне яратам, гомерем буе шул өлкәдә эшлим, аннан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм.
    Үз эшенә озак еллар хезмәт иткәне өчен "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең тантаналы чарасында ел нәтиҗәләре буенча Харис Хөсәен улы Россия энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Без аны олы бүләге һәм юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, иминлек телибез.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: