Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң гуманлы һөнәр ияләре

Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан язмаларыбыз геройлары - картлар йортында эшләүче нянечка һәм «Кайгырту» ХСХКҮнең гаиләләр һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире.

Киң күңелле шәфкать иясе

Наталья Цыганкова Яңа Чишмә интернат-йортында инде дүртенче ел нянечка булып эшли.

Хезмәттәшләре аны киң күңелле шәфкать иясе дип атыйлар.

- Аның төп сыйфаты -  ярдәмчел булу. Әгәр дә кемдер авырып китсә яки ниндидер башка сәбәпләр аркасында эшкә килә алмаса, Наталья алар урынына чыга - дип сөйли интернат - йортның социаль эш буенча белгече Гүзәл Мостафина. - Сиделка, сестра-хозяйка, төнге няня булсынмы - барысы өчен дә эшли ала ул.

Наталья бүлмәләрдә һәм беренче кат коридорында идәннәрне юа. Әлеге участокта кешеләр күп йөри, чөнки биредә керү урыны - фойе һәм ашханә урнашкан. Моңа да карамастан, бу җирләр һәрвакыт чиста һәм тәртиптә тотыла.

-Беренче каттан тыш, өченчене дә юарга кирәк булса, Наталья бервакытта да каршы килми, юа - дип дәвам итә Гүзәл. - Гомүмән, ул ышанычлы кеше, һәр эшне дә намус белән башкара.

«Наталья тыйнак, ярдәмчел, карусыз, беркайчан да бәхәсләргә керми торган кеше, - диләр аның турында хезмәттәшләре. Без аны бик тә хөрмәт итәбез».

Картлар өчен интернат-йортта, хәтта, идән юучы да психолог була ала икән. Мәсәлән, Наталья бүлмәләрне җыештырганда анда яшәүчеләр белән сөйләшә, аларның кәефләрен күтәрергә тырыша. Чөнки ул өлкәннәргә, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, игътибарлылык күрсәтү кирәклеген яхшы аңлый.

Мондый учреждениедә күркәм сыйфатларга ия булмаганнарга эшләве кыен, ә Наталья нәкъ мондый эш өчен яратылган кебек.

-Үзем шундый кеше мин, - ди ул үзе хакында. - Әйтик, тәүлеклек няня авырып киткән. Өлкәннәрне төнлә генә түгел, ә иртән дә карарга кирәк бит. Киләм дә иртәнге процедураларда ярдәм итәм. Аларны ничек калдырып китеп була ди инде? Мин алай эшли алмыйм. Киендерергә, гигиена әйберләрен алыштырырга, ашатырга кирәк бит аларны. Ярдәм итмичә кала алмыйм, чөнки сиделканың үзенә генә ул эшләрне башкару авыр. Без коллективта үзара ярдәмләшеп эшләргә тырышабыз.

Наталья аз мобильле һәм урында ятучы социаль хезмәт алучыларга ризык салынган тәлинкәләрне алып керергә дә ярдәм итә.

- Кызлар савыт-саба ташыйлар, ә мин идәннәрем юган булса, утырып торыйммы инде? Юк! Әгәр дә кер юу бүлмәсендә түгелмен икән, һичшиксез, ярдәм итәчәкмен, - ди Наталья.

Хәзер Наталья кер юучы урынына да эшләп тора, чөнки элеккесе эштән киткән. Көн саен аның тарафтан картлар йортында яшәүче 50 кешенең әйберләре юыла. Ә бу урын-җир әйберләреннән тыш, барлык киемнәр, шулай ук аяк киемнәре дә бит әле. Әмма Наталья зарланмый, бу эшне дә булдыра.

- Эшкә килгәч, беренче булып кер юу машиналарын эшләтеп җибәрәм, машина әйләнгән вакытта ике бүлмәнең идәннәрен юып чыгам. Аннан соң юылган керләрне кибәргә эләм. Яңа партияне куям да, башка бүлмәләрне юарга китәм, - дип сөйли Наталья үзенең эш көне турында.

- Утырып торырга вакытым юк, - дип елмая ул.

Хезмәттәшләре белән бергә Наталья интернат-йорт ишегалдын җыештыруда да катнаша - клумбаларны матурлый, бер генә өмәне дә калдырмый.

Эш көне тәмамлангач, өендә аны ире һәм быел башлангыч мәктәпне тәмамлаган улы көтәләр. Тагын ике улы инде зурлар - аерым яшиләр.

Өйдәгеләр аның эшен аңлап кабул итәләр. Төнге сменага чыгарга сорасалар, җибәрәләр - авыруларны һәм картларны ялгыз калдырып булмый бит. «Безнең эшебез - хәтта һөнәр дә түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт ул.Шуңа күрә бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк, чөнки мондый эш аңлашусыз, ярдәмләшүсез бармый», - дип саный Наталья.

 

Тормышта үз урынын тапкан

Гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Марина Любимова «Кайгырту» ХСХКҮнең иң тәҗрибәле хезмәткәрләренең берсе.

Ул биредә 18 ел эшли, ә бүлекне җиденче ел җитәкли. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, Яңа Чишмә район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Бүлектә социаль хезмәтләр алучылар исемлегенә 29 гаилә кертелгән. Әлеге гаиләләрдә 50 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.  Бу - катлаулы тормыш хәленә юлыккан; күп балалы, тулы булмаган, инвалид балалар тәрбияләп үстерүче гаиләләр. Күптән түгел бүлектә яңа эш юнәлеше барлыкка килгән - менталь тайпылышлары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге өлкәннәр белән эш итү.  Һәр гаиләнең хәле үзенчә катлаулы, һәркемгә аерым якын килү кирәк. Бүлекчә белгечләренең эше гади һәм җиңел түгел: алар алдында торган бурычлар - әлеге гаиләләрнең социаль һәм матди хәлен, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психологик статусын яхшыртуга ярдәм итү.

Җитәкче буларак, Марина Михайловнага күп кенә вазыйфалар йөкләнгән. Ул гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү күләмен билгели, үзенең хезмәткәрләренә эш бүлеп бирә һәм аларның яхшы эшләвенә этәргеч булып тора. Аның тарафтан социаль мониторинг алып барыла, планнарның, социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси программаларның үтәлеше контрольдә тотыла, социаль педагогларга акыллы киңәшләр бирелә.

Ул хәйриячеләрне гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен җәлеп итү белән шөгыльләнә. Яшүсмерләрне җәйге каникул чорында эшкә урнаштыруда, сәламәтләндерү лагерьларында ял иттерүдә, өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларын даими эшкә урнаштыруда да аның ярдәме зур. Оештыру эшләреннән тыш, бүлек мөдиренең «кәгазь» эше дә күп: планнар, хисаплар һ.б. Ләкин, моңа да карамастан, Марина Михайловна балалар белән дәресләр үткәрү өчен дә вакыт таба, төрле чаралар оештыруда катнаша.

Белгечләр индивидуаль һәм төркем белән дәресләр, балалар һәм ата-аналар белән консультацияләр, «Кайгырту» балалар - ата-аналар клубы, «Хокукый навигатор», «Куркынычсыз интернет», «Хәрәкәт - сәламәтлек нигезе» циклы һәм «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» кысаларында мәдәни чаралар үткәрәләр.

«Катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә җаваплылыкны үз өстенә ала алучы, инициативалы, эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр», - ди җитәкчеләр аның турында.

- Марина Михайловна җаваплы, мәрхәмәтле кеше. Таләпчән, әмма чамасы белән. Эшне оештыра һәм нәтиҗәләргә ирешә белә, - ди социаль педагог Альбина Улитина. - Дәресләргә йөрүче балалар белән уртак тел таба. Балаларны яклау көне, «РИТЭК» чыршысы, Халыкара хатын-кызлар көне, Пасха бәйрәме булсынмы - һәрбер чарада безгә ярдәм итә. Һәр белгеч-педагогның үз программасы - эш планы бар: Марина Михайловна без төзегән планнарны тикшерә һәм раслый. Ул безне рухландыра, ә без яхшы эшләргә тырышабыз. Шөкер, коллективыбыз тату, тыгыз элемтәдә эшлибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X