Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңү көне алдыннан өй туе

    Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә берьюлы ике өй туе булды - кыска гына вакыт эчендә «Стройсервис» ЯАҖ сугыш ветераннарының тол калган хатыннары: Елена Маслакова белән Валентина Шаховага аерым өй төзеп бирде. Азат МУ­СИН Ве­те­ран­нар­ны то­рак бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча фе­де­раль прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар һәм һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар­ның тол кал­ган...

    Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә берьюлы ике өй туе булды - кыска гына вакыт эчендә «Стройсервис» ЯАҖ сугыш ветераннарының тол калган хатыннары: Елена Маслакова белән Валентина Шаховага аерым өй төзеп бирде.

    Азат МУ­СИН

    Ве­те­ран­нар­ны то­рак бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча фе­де­раль прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар һәм һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры - 150 ке­ше то­рак ал­ды, рес­пуб­ли­ка ре­ест­рын­да исем­лек­тә ра­йон­нан та­гын 11 ве­те­ран то­ра, агым­да­гы ел­да алар да то­рак­лы бу­ла­чак. Ма­тур, уңай­лык­ла­ры бул­ган йорт­лар 2 ай эчен­дә үсеп чык­ты, 8 май­да ин­де өй туе гөр­лә­де. Еле­на Мас­ла­ко­ва­ның яңа йор­ты кар­шы­на авыл­даш­ла­ры җы­ел­ды, ра­йон­ның мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре кон­церт бе­лән чы­гыш яса­ды­лар, ан­нан сүз ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка би­рел­де - 150 дән ар­тык ве­те­ран­ның яңа то­рак алуы сө­ен­де­рә, - дип бил­ге­ләп үт­те ул.

    - Җи­ңү кө­не ал­дын­нан ве­те­ран­нар­га фа­тир ач­кыч­ла­ры тап­шы­ру ике­лә­тә кү­ңел­ле. Һәр авыл­да су­гыш җи­ле ка­гыл­ма­ган га­и­лә юк­тыр, мө­га­ен, хә­зер дәү­лә­те­без исән кал­ган ве­те­ран­нар­га, су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры­на хөр­мәт күр­сә­тер­гә ты­ры­ша.

    Ул җы­ел­ган ха­лык­ны Җи­ңү кө­не бе­лән кот­ла­ды, тө­зү­че­ләр­гә сый­фат­лы итеп, тиз ара­да йорт өл­гер­теп би­рү­лә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де, Е.К. Мас­ла­ко­ва­га һәм В.М. Ша­хо­ва­га нык­лы сә­ла­мәт­лек, шу­шы ма­тур йорт­лар­да әле озын-озак го­мер ки­че­рү­лә­рен те­ләп, өй ач­кыч­ла­ры һәм ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды.

    Тө­зү­че­ләр исе­мен­нән "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Хә­лим Бил­да­нов чы­гыш яса­ды. Ул ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә тө­зү­че­ләр­гә эш­не ыша­нып тап­шы­ру­ла­ры, ә газ­чы­лар, электр­чы­лар һәм ком­му­наль тар­мак хез­мәт­кәр­лә­ре­нә опе­ра­тив төс­тә хез­мәт күр­сә­тү­лә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де, йорт­лар­га 3 ел­га га­ран­тия бу­луы ту­рын­да вәгъ­дә бир­де һәм ве­те­ран­нар­га яңа йорт­лар­да бә­хет­ле го­мер ки­че­рү­лә­рен те­лә­де.

    Еле­на Мас­ла­ко­ва бе­лән Ва­лен­ти­на Ша­хо­ва су­гыш ел­ла­рын­да, әле үс­мер чак­ла­рын­да ук, ба­су­да, ын­дыр та­ба­гын­да, ур­ман­да өл­кән­нәр бе­лән бер­рәт­тән эш­лә­гән­нәр. Су­гыш­тан кайт­кан ир-егет­ләр бе­лән га­и­лә ко­рып, бер­се - 5, икен­че­се 6 ба­ла ту­ды­рып үс­тер­гән. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ике­се­нең дә ир­лә­ре ва­фат, В. Ша­хо­ва ин­де биш ба­ла­сын да җир­лә­гән. Хә­зер алар онык­ла­ры бе­лән яши­ләр. Еле­на Мас­ла­ко­ва­ның 11 оны­гы, 7 онык­чы­гы бар, бу ис­тә­лек­ле көн­дә алар­ның кү­бе­се җы­ел­ган - кайт­кан иде. Йорт ху­җа­сы ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә, тө­зү­че­ләр­гә олы рәх­мәт­лә­рен җит­ке­реп, ал тас­ма ки­сел­гәч, ку­нак­лар­ны һәм авыл­даш­ла­рын чәй та­бы­ны­на ча­кыр­ды.

    Рә­сем­нәрдә: В.Шахова һәм Е.Маслакова (сулдан уңга); район башлыгы В. Козлов Е. Маслаковага ачкыч тапшыра

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: