Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү көне - иң мөһим бәйрәм

9 майда район халкы Җиңү көнен билгеләп үтте. Район үзәгендә һәм районның барлык торак пунктларында да митинглар, “Үлемсез полк“ акциясе булып узды, мемориалларга веноклар куелды.

Яңа Чишмәдә “Үлемсез полк“ акциясендә  катнашучы үзләренең туганнары – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре портретлары тоткан мәктәп укучылары, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре гимназиядән алып һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чаклы колонна булып уздылар. Ярты километрга сузылган, әләмнәр һәм зур георгий тасмасы күтәргән мәктәп укучылары җитәкчелек иткән тантаналы йөрешне ике яклап тезелеп киткән кешеләр  (тере  коридор) каршы алды. Традиция буенча ел саен 9 майда Бөек Ватан сугышы чорына  караган ретро-техника парады үткәрелә. “МАЗ“лар, “ЗИЛ“лар, “УАЗ“лар – бәйрәм транспарантлары, әләмнәр белән, “Катюша“ муляжлары, артиллерия пушкасы куелган 20 машина авылның төп урамы буйлап узды. “Урал“ мотоцикллары белән плащ -палаткаларда, каскаларда солдатлар идарә итте, быел яңачишмәлеләргә Чистайдан чакырылган байкерлар да кушылды. Әфганстан, Чечнядагы локаль  сугышлар ветераннары, элекке хәрби хезмәткәрләр – чик сакчылары митинг үтә торган урынга хәрби автомобильдә килделәр.
Мәңгелек ут янында митинг башланыр алдыннан тыныч вакытларда  үлгән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышчылар – локаль сугышларда катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар куелды. Бәйрәмне оештыру елдан-ел камилләшә бара. Быел һәйкәл алдында сәхнә ясалган, мәдәни программага төтен махсус эффектлары кертелгән. Гимназия укучылары хоры да ямь өстенә ямь булды. Гомумән бәйрәмне оештыруда бернинди кимчелек  юк, барысы да җайга салынган, вак-төягенә чаклы уйлап эшләнелгән. Һәркем нәрсә өчен җавап бирәсен белә.
“Үлемсез полк“ темасына шул ук исемдәге җыр да язылган, мәдәният бүлеге артистлары балалар хоры белән шул җырны башкарып бәйрәмне ачып җибәрделәр. Эстафетаны бик матур костюмнарда “Хотят ли русские войны“ музыкаль – бию композициясе алды.
Митингны район  башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул  Җиңү көнен  безнең  иң мөһим бәйрәм дип атады, безнең Җиңүнең барлык җир шары өчен дә әһәмиятлелеге турында әйтте, фронтка күпме яңачишмәле китүе һәм күпмесенең яу кырында ятып калуы  турында искә төшерде: 10 меңнән артык кешедән 6258 есе мәңгелеккә яу кырында калган һәм хәбәрсез  югалган. Ул район тарафыннан сугышта катнашучыларның исемлеген, һәлак булучыларның яңа исемнәрен тәгаенләү буенча эзләнү эшләре үткәрүләре  турында сөйләде. Торак пунктлардагы Җиңү һәйкәлләрендә соңгы елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 106 исеме урнаштырылган.
Район башлыгы сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, без алардан  түземлеккә  һәм батырлыкка, чыдамлыкка, туган җирне яратырга өйрәнәбез. “Безнең җирдә җәмәгать килешүе, үзара аңлашып яшәү һәм тарихи үткәннәргә хөрмәт хисләре булуда безнең ветераннарның өлеше зур. Хәзер районда сугышта катнашкан 9 кеше, 36 тол, 209 тыл хезмәтчәне яши. Һәм безнең төп бурыч элеккечә  өлкән буынның лаеклы яшәве өчен шартлар тудыру тора“, - диде ул.
ТР  буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге  ДУ идарәчесе Рамил Гайзатуллин яңачишмәлеләргә котлау сүзләре җиткереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм, гомумән, республика халкына булган мөрәҗәгатен укыды. Районның ветераннар Советы  рәисе Александр Скоков үз чыгышында фронтта  югары  бүләкләргә лаек булган  якташларыбыз һәм Җиңү яулап кайтучыларның сугыштан соң район үсешенә керткән өлешләре турында сөйләде.
Митингта Тубылгы Тау авылыннан сугыш ветераны Зарипов Хәниф Зарип улына тантаналы шартларда  күптән түгел ТР Президенты указы белән билгеләнгән “Фидакарь хезмәт өчен“ республика медале тапшырылды.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Әлеге почетлы миссияне Вячеслав Козлов башкарды. Ветеранның ничек итеп батырларча көрәшүен, яралануын, нинди фронт медальләре белән бүләкләнүен барысы да ишетте. Районыбыздагы калган сугышта катнашкан 8 кеше дә республика медален алачак.
Мәңгелек ут янына веноклар куеп, яңачишмәлеләр Бөек Ватан сугышында катнашучы сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әйе, Җиңү көне -  бу безнең барыбызның да уртак  җан әрнүе, чөнки илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр.
Тик, Җиңү көне шул ук вакытта зур бәйрәм дә, шуңа да мәдәни программа оптимистик нотада - “Җиңү көне“ дип аталган җырлы-биюле композиция белән төгәлләнде.
Бәйрәм Җиңү паркында “Зажигай“ ансамбле, “Селяночка“ коллективы һ.б. чыгышы, спорт уеннары белән дәвам итте.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе үзенең укучылары өчен 3 команда катнашында “Василий Теркин эзләре буйлап“ дип аталган квест - уен үткәрде.
Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен шунда ук бәйрәм табынына чакырдылар. Төшке ашны аларга паркта, чын солдатларның кыр кухнясында әзерләгәннәр. Теләге булганнарга сәүдә палаткалары эшләде, шашлык, пешкән камыр ризыклары, соклар бар иде.
Кич белән Җиңү көнен мәдәният һәм ял паркында бәйрәм иттеләр, анда патриотик җыр фестивале булды, “Берлинга юл“ дип аталган нәфис  фильм күрсәтелде.
Чараны кичке сәгать 9 да бәйрәм салюты төгәлләде.
Ольга ИВАНОВА.
Азат Мусин фотосы
Калган фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев