Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көненә чаклы хәрәкәттәге армиядә

28 апрель көнне Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 17 ветеранга, тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшырды. Тагын Республиканың танылган шәхесләренә хезмәттәге казанышлары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 кеше бүләк алды. -Татарстанда исән...

28 апрель көнне Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 17 ветеранга, тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшырды. Тагын Республиканың танылган шәхесләренә хезмәттәге казанышлары өчен Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 кеше бүләк алды.

-Татарстанда исән калган ветераннарга зур хөрмәт күрсәтелә һәм безнең арада булмаганнарын да онытмыйбыз! Республикабыз халкы фронтларда Җиңү яуласа, тылда эшләүчеләр дә аны якынайтканнар. 186 татарстанлы - Советлар Союзы Герое. 1941-1945 елларда якташларыбыз зур сынау үтеп, Ватанны яратуларын, хезмәт сөюләрен исбатлап үз-үзләрен аямый көрәшкәннәр, хезмәт куйганнар. Горшково авылыннан 92 яшьлек Фәрхиҗиһан Вахит кызы Абдрахманова Җиңү көненә чаклы хатын-кызлардан торган 1080 нче зенит-артиллерия полкында сугышкан Яңа Чишмә районында исән калган бердәнбер хатын-кыз. Аның фронтта алган бүләкләре: "Сталинградны саклаган өчен" һәм "Батырлык өчен" медальләре.
19 яшьлек кыз сугыш вакытында ир-егетләр белән бергә алгы сызыкта сугыша. Чын ирләр сыйфаты саналган сугышчан батырлык күрсәтеп, "Батырлык өчен" медаленә лаек булуы да кеше ышанмаслык хәлдер.
Фәрхиҗиһан Вахит кызы Зәй районының Дүрт мунча авылында дөньяга килә. 1936 елны ул әти-әнисе тифтан вакытсыз вафат булганнан соң Кыргызстанның Сулюкта шәһәренә (шахтерлар шәһәренә) эләгә. Аны апасы белән бергә олы апалары Урта Азиягә эш эзләргә алып китә.
13 яшеннән алып сугыш башланганчы Фәрхиҗиһан шахтада токымнарны аеручы булып эшли: конвейерда көрәк белән ташкүмер әйләндерә. Үзе теләп хезмәт армиясенә китә. Сугышчан тормышының беренче этабында танкларга каршы меңәр куб метр җир, солдат окоплары казый, Сталинград ныгытмалары торгызуда катнаша.
1943 елны Фәрхиҗиһанны фронтка озаталар, зенит-артиллерия полкы разведчигы вазыйфасында ул немецларның һавада һәм җир өстендәге ут нокталарын барлый. Сталинград янында беренче "сугышчан сынау" ала. Һәр сугышчан заданиене төгәл үтәргә тырышып, ул геройларча сугыша. Сугыш вакытында башы каты җәрәхәтләнә, баш артында эзе дә кала. Е.С. Мурманцеваның "Бөек Ватан сугышында совет хатын-кызлары" китабында болай дип язылган:
"Сталинград өчен барган сугышларда хатын-кызлардан торган тулы бер частьләр, подразделениеләр катнашты.
Бу - зенит дивизияләре, авиация полклары, элемтә подразделениеләре. 8 меңнән артык хатын-кыз Сталинград корпусының һава һөҗүменә каршы оборона тоттылар. ПВО сугышчыларының төп өлешен тәшкил иттеләр. Алар бигрәк тә зенит артиллериясендә, прожектор подразделениеләрендә һәм ВНОС бүлекчәләрендә күп иделәр. Зенитчы кызлар пиратларның һава һөҗүмнәренә каршы торып кына калмый, еш кына җир өстендә ут нокталарына каршы ут ачтылар. Шушы тигез булмаган бәрелешләрдә ПВО сугышчылары - кызлар батырлык, тәвәккәллек күрсәттеләр.
Армия командующие Василий Чуйков язганча, хатын-кызлар расчеты һәм батареяларының сугышчан сәләте ир-атлардан торган зенит подразделениеләре расчетларыннан, сугышчан сәләтеннән бер дә калышмый. Зенитчы хатын-кызлар расчеты коралларны ташламады, өсләренә дистәләгән бомба явып торганда да аларга каршы ут ачуны дәвам иттеләр. Алар Иделнең тар гына ярында калдылар һәм соңгы снарядка чаклы дошман самолетларына ут яудырдылар".
1080 нче зенит - артиллерия полкы батареясы (Фәрхиҗиһан хезмәт иткән җир) наводчик (төзәүче), командир Екатерина Рогачева координаты буенча эш итеп, 6 дошман самолетын бәреп төшергән.
Зенит пушкаларын җир өстендәге ут нокталарын юк итүгә юнәлдерергә кирәк булганда да, аның полкы тарафыннан саклана торган участокта бер генә дошман сугышчысы да үтеп керә алмаган.
Фронтта Фәрхиҗиһан үзенең якташы, булачак ире (ул да үз теләге белән сугышка киткән), разведка ротасы сержанты Арслан Абдрахмановның да сугыш кырында кан коюын белмәгән була. 1944 елда ул да "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән - разведкаларның берсендә кул сугышында ул дүрт фашистны юк иткән. Фәрхиҗиһан аның белән соңрак (1947 елда) Сулюктага кайткач таныша.
Тыныч тормышта гомерләре шахтада дәвам иткән. 30 ел бергә яшәп, ике кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Фәрхиҗиһан 1977 елда ирен соңгы юлга озаткан - әсирлеккә эләккән еллар һәм фронттагы яралары үзен нык сиздергән.
Ниһаять, 1993 елда аларның зур (инде дүртенче буын) гаиләсе Татарстанга күченә. Кечкенә генә Горшково авылында Фәрхиҗиһан Вахит кызы кызы һәм ике улы янәшәсендә үзенә тынычлык таба. Хәзер аның 10 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Кызганычка каршы, берничә ел элек элеккеге фронт яралары тагы да игътибарлырак тәрбия таләп иткән. Башта әнисен кызы Фатыйма ханым караган, хәзергесе вакытта сугыш ветераны кече улы белән яши, икенче һәм Яр Чаллыда яшәүче өченче улы да әниләрен карарга булышалар (чөнки Фатыйма ике операция кичергән). Кыргызстанда яшәүче кызы да кайткалап тора. Ленино авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре атна саен, кайчакларда көн аралаш ветеран янына киләләр, Фатыйма ханым аларга бик рәхмәтле. Кыскасы, әби беркайчан да ялгызы гына түгел.
5 мартта, нәкъ менә туган көнендә, Фәрхиҗиһан Вахит кызына өенә килеп "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медален тапшырганнар - аның янына район башлыгы урынбасары Надежда Попкова килгән, ә 20 мартта АҖ башлыгы Виктор Веретенников ТР җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк алып килгән. Әби - сугыш ветераны мондый игътибарга бик тә сөенгән.
Ольга ИВАНОВА
Ленино авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников Фәрхиҗиһан Вахит кызына Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырган. Аның янәшәсендә кызлары Рәсимә һәм Фатыйма ханымнар. Любовь Сидорова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев