Җиңү көнен каршылыйбыз
Яңачишмәлеләр Җиңү көнен яз җитү белән үк бәйрәм итәргә әзерләнгән иделәр инде.
Март - апрель айларында һәм май башында күп кенә акцияләр, тематик очрашулар, экскурсияләр булып узды: «У войны не женское лицо», «Сугыш чоры балалары», «Герой-шәһәрләр», «Ветеран өчен открытка», «Тынычлык күгәрчене», «Җиңү йөзләре», «Кызыл канәфер», «Хәтер бакчасы», «Ветеранга карау кирәк», «Тыл хезмәтчәне янәшәдә яши» һәм башкалар.
27 апрельдән «Георгий тасмасы» акциясе старт алды.
6 майда, мәдәният һәм ял паркында «Шигырьләрдә чагылдырылган сугыш» проекты кысаларында шигырьләр уку булачак, 7майда, «Кайгырту» ХСХКҮ балалар белән «Беркем дә, берни дә онытылмаган» дип исемләнгән дәрес үткәреләчәк.
Май бәйрәмнәре дәвамында АҖләрдәге башкарма комитет хезмәткәрләре сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарның тол калган хатыннарын азык-төлек тутырылган пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырып котлыйлар.
7 майда кичке сәгать 6да Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан автойөреш, ә 8 майда 21.00 сәгатьтә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында «Хәтер шәме» акциясе узачак.
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕНДӘ:
9.00 - Ленин урамы буенча ретро-техника парады;
9.30 - гимназиядән башланган «Үлемсез полк» йөреше;
10.00 - «Мәңгелек ут» мемориалы янында тантаналы митинг, концерт, «Сугыш елларының бию ритмнары» дип исемләнгән флэшмоб;
11.00 - 13.00 - халык күңел ачулары. Программада: концерт, кыр кухнясы, спорт ярышлары, квест, мастер-класслар;
9 май кичендә мәдәният һәм ял паркында:
17.00 - тир эшли башлаячак;
18.00 - XI «Җиңүле май көне» патриотик җырлар фестивале;
20.00 - Җиңү салюты;
20.00 - бәйрәм дискотекасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев