Иң яхшы сөт тапшыручы
Волчья Бистәсендә яшәүче Валентин Остолопов 2011 ел нәтиҗәләре буенча районда иң яхшы сөт тапшыручы булып тора. Ул бер ел эчендә КМС заводына 20540 литр сөт тапшырган. Евгений СТАРОВ Шәхси ярдәмче хуҗалыкны Валентин апасы Анна белән бергәләп алып бара. Үткән атнада без Остолоповлар йортында кунакта булдык. Хуҗа кеше әлеге сатып алынган...
Волчья Бистәсендә яшәүче Валентин Остолопов 2011 ел нәтиҗәләре буенча районда иң яхшы сөт тапшыручы булып тора. Ул бер ел эчендә КМС заводына 20540 литр сөт тапшырган.
Евгений СТАРОВ
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны Валентин апасы Анна белән бергәләп алып бара. Үткән атнада без Остолоповлар йортында кунакта булдык. Хуҗа кеше әлеге сатып алынган йортта 2003 елдан бирле яши һәм агач корылмаларның барысы да мал-туар асрау өчен җайлаштырылган, анда 5 сыер һәм 8 баш яшь терлек, сарыклар бар. Хуҗалыкны озак вакытлардан бирле бергә алып барганга күрә, Остолоповлар вазыйфаларны да үзара бүлешкәннәр: Анна сыерлар сава, өстәвенә кул белән, ә Валентин терлекләр ашата, җәен печән әзерли (чокырлардан чаба). Шундый зур ярдәмче хуҗалыкны алып баруда төп проблема - үзләренең тракторы булмау, шуңа күрә печәнне мотоциклга тагылма (прицеп) тагып яисә транспорт яллап ташырга туры килә. Т-25 тракторы сатып алу теләге бар, әмма әлегә кулай вариант туры килмәгән. Ә менә кул хезмәтен җиңеләйтү өчен саву аппараты сатып алырга Анна теләми. Кул белән саварга ияләндем, ди ул. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 2010 елдагы корылык бик тә комачаулаган, терлек азыгын сатып алу бик кыйммәткә төшкән. Ул чакта хуҗалыкта 8 баш сыер булган, азык булмагач, өч сыерны бик арзан гына бәягә сатып җибәргәннәр. Хуҗалыкта бакча да бик зур, анда печән, байтак кына яшелчәләр, кабак үстерәләр (бозаулар бик яратып ашый икән). Валентин белән Анна хәзер беркая да эшләмиләр, әмма эшсезлек статусын да рәсмиләштермиләр. ШЯХны үстерүгә кредит алырга теләмиләр, даими керем чыганагы булмаганга, түли алмаудан шикләнәләр. Бу акчалар менә дигән терлекчелек биналары төзүгә ярап куяр иде үзе. Бөртек сатып алуга да шактый акча сарыф итәләр. Терлек асрауда булган кыенлыкларга да карамастан, Остолоповлар кайгыга батып утырмыйлар, бердәм хуҗалыкны дус-тату төстә алып баралар һәм үз тормышларын зур хезмәт куеп тәэмин итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев