Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иҗади гаилә – нәсел җаны

8 июньдә Акбүре авылында “Иҗади гаилә – нәселнең җаны” дип аталган районкүләм бәйге узды. Бәйге “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы катнашында, районның Тубылгытау, Чаллы Башы, Чертуш һәм Акбүре авылының матур гаиләләре арасындагы иҗади ярыш форматында үткәрелде.

“Таныш булыйк – безнең гаилә”, «Гаиләм йөзендә — иҗат», «Гаилә традицияләре – үткәннән киләчәккә»  номинацияләре буенча Сөнгатуллиннар, Зариповлар, Җәләлетдиновлар һәм Таһировлар гаиләләре үзләренең җыр-моңга осталыклары, нәсел традицияләрен ни рәвешле саклауларын күрсәттеләр.

Алып баручының: «Гаилә традициясе — ул әби-бабайларның васыяте, буыннар арасындагы күпер. Ул — буыннан-буынга тапшырылып килгән нәсел җыры, борынгы уен яки кул эше сере. Бу — гаиләнең алтын кагыйдәсе. Шулай ук һәр гаиләнең үзенә генә хас, буыннан-буынга тапшырылып килгән яраткан ризыгы була. Табын түрендә утырган ризык — ул үзе бер тарих, ул — гаиләнең йөрәк җылысы.Ризык ул — бары тик ашау-эчү генә түгел. Бу — әби-бабайлардан калган иң кадерле мирас. Бу — гаиләне берләштерүче, кунакларны каршы алучы, иң кадерле кешеләрне табын янына җыючы изге әйбер”, - дигән сүзләрен раслап, һәр гаилә үзенең үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышты. Тутырган тавык, күпереп пешкән җәймә, баллы торт, чәкчәк, “Кырмыска” торты, кул эшләнмәләре – хуҗабикәләрнең булдыклылыгын раслап торса, гаилә башлыкларының балаларын эшкә һәм гармун уйнарга өйрәтүләре, нәсел шәҗәрәсен буыннан-буынга тапшырырга тырышулары күренде.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча  Чаллы Башыннан Сөнгатуллиннар гаиләсе«Иң иҗади гаилә» номинациясендә, Тубылгытаудан Таһировлар гаиләсе – “Иң бердәм һәм тату гаилә”, Чертуштан Зариповлар гаиләсе – “Иң тәмле милли ризык", Акбүре авылыннан Җәләлетдиновлар гаиләсе “Милли традицияләрне саклаучы гаилә” номинацияләрендә җиңүче булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев