Яңа Чишмә гимназиясенең яңартылган «йөзе»
Гимназия каршысында (керү ягыннан), биш сутыйлык урында яңа чәчәк бакчасы пәйда булган
Зәвык белән бизәлгән клумба, үзенең матурлыгы, гармониялелеге, төрле чәчәкләре белән күзләрне сөендерә: биредә күптөрле петунияләр һәм бархатцылар, гортензияләр һәм декоратив үсемлекләр дә бар. Чәчәк бакчасында мәктәп бинасы ягыннан петунияләр утыртылган биш яңа вазон да урын алган. Биредә бер генә чүп үләне дә юк, чәчәкләре бик матур, төрле төстә. Әлеге матурлыкны булдыру өчен байтак хезмәт, ә иң мөһиме - тырышлык куелган. Бу гөлбакча камиллеккә омтылучы чын рәссамнар тарафыннан булдырылгандыр кебек. Афәрин, гимназиячеләр! Үзләре утырткан, үзләре караган һәм су сипкән чәчәк клумбасы - аларның тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе! Боларның ничек барлыкка килүе хакында безгә гимназия директоры Эльвира Мәхмүтова сөйләде.
-Без әлеге чәчәк бакчасын булдыру турында бик озак - мөгаен, өч ел чамасы уйланганбыздыр. Бу бит ачык җир, үзәктә урнашкан, шуңа күрә әллә каян күренеп тора. Әлеге мәйданчыкны гимназиянең «йөзе» дип тә атап була һәм без аны күз явын алырлык итеп бизәргә кирәк дигән карарга килдек. Элек монда торбалар да бар иде, без аларны җыештырдык һәм металл ватыкларын җыючыларга тапшырдык. Шуннан кергән акчага вазоннар, туфрак һәм тирес сатып алдык. Узган көздә үзебез, техника ярдәменнән башка гына, туфрак һәм тиресне барлык мәйданчык буйлап таратып чыктык. Шул ук вакытта үсентеләр өчен орлыклар әзерли башладык. Яз башында аларны чәчтек - мәктәптә дә, өйдә дә үстердек. Мәсәлән, вазоннар өчен петуния үсентеләрен мин үзем - өйдә үстердем. Барлык үсентеләр дә үзебезнеке. Без бары тик гортензия һәм декоратив чирәм һәм утыртканнан соң үсеп китә алмаган петунияләргә бераз алмаш петунияләр генә сатып алдык.
Май аенда без педагоглардан, өлкән сыйныф укучыларыннан, техперсоналдан эшче төркем төзедек. Утырту схемасын башта кәгазьдә ясадык, моның ничек булачагын күзалладык. Аннары барлык рәсем сызыкларын мәйданчыкка күчердек һәм шунда ук бөтен коллектив белән утырттык, укучылар ярдәм иттеләр.
Көн саен диярлек эссе вакытта без су сибә идек. Яуган яңгырлар да, әлбәттә, безгә ярдәм итте. Дүшәмбедән башлап практикага килгән һәр сыйныф, эшне клумбага сү сибүдән башлады. Атнага бер тапкыр укучылар чәчәк түтәлләрен утадылар һәм йомшарттылар.
Үсентеләр кечкенә булган чакта, территория әлләни матур күренми иде. Аның каравы хәзер барысы да чәчәккә күмелгән. Хәзер ул - мәктәпнең беренче «визит карточкасы». Өч ел без шуңа омтылдык һәм, ниһаять, камиллеккә ирештек. Ул бит бик-бик зур, тулы бер чәчәк плантациясе. Анда шулкадәр күп хезмәт сарыф ителгән!
Мин коллективка һәм балаларга бик рәхмәтле! Чөнки бу бик зур хезмәт: утырту, үстерү, җәй буе карау. Хәзер бөтен игътибар мәктәбебезнең яңартылган «йөзенә» юнәлдерелгән. Планканы төшермәскә тырышачакбыз.
Гимназиягә яңа уку елына территорияне төзекләндерү буенча 1 урынны алуларын телибез. Узган ел өченче урында иделәр, чөнки конкуренция бик җитди, башка мәктәпләр дә тырышалар бит. Әмма быел гимназия чыннан да җиңүгә лаек булыр кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев