Яңа Чишмә интернат-йортында тармак ветераннарын - хезмәткәрләрне хөрмәтләгәннәр
Бирегә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарны чакырганнар.
12 октябрьдә интернат-йортта тармакның элекке хезмәткәрләрен - ветераннарны хөрмәтләгәннәр. Кунаклар балалар сәнгать мәктәбе педагоглары оештырган көзге пейзаж ясау буенча мастер-класста бик теләп катнашканнар. Чарадан соң интернат-йорт җитәкчесе Залина Лизунова барысын да бәйрәм өстәле артына чакырган, анда ветераннарга һәм пенсиягә чыкканнан соң да эшләүләрен дәвам итүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән, һәммәсенә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм гаилә иминлеге теләгән.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев