Яңа Чишмә ЮХИДИ хезмәткәрләре Екатерина Бистәсе укучылары янында кунакта
-
21 мартта Яңа Чишмә муниципаль районының Екатерина мәктәбендә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы, полиция инспекторы Кадымов Алексей Игоревич һәм Чирмешән районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлекчәсе начальнигы Филиппова Алина Петровна белән очрашу булып узган.
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тематик белешмәлекләр тапшырганнар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләгәннәр һәм «Составь и назови знак» конкурсында катнашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев