Яңа Чишмә районы түрәләрен коррупциягә каршы законнарны белүләрен тикшерделәр.
Бу ни өчен кирәк һәм аның нәтиҗәләре нинди? Бу хакта безгә Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева сөйләде.
- Ирина Игоревна, тест нинди максат белән үткәрелде?
- Тест муниципаль хезмәткәрләрнең белемнәрен ачыклау өчен үткәрелде. Коррупциягә каршы законнар даими камилләштерелә һәм без бу үзгәрешләр турында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен семинарларда мәгълүмат бирәбез. Ләкин кеше факторын беркем дә юкка чыгармый һәм бәлки, кемдер аерым моментларны аңламый кала, теге яки бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеген белмидер.
- Тест ничек үтте? Сез түрәләрне, мәктәп укучылары кебек, парта артына утырттыгызмы?
- Юк, тест мәгълүмати технологияләр ярдәмендә үтте. Барлык муниципаль хезмәткәрләргә сылтама җибәрелде, алар үзләренә уңайлы вакытта әлеге сораштыруны үтттеләр. Сораштырудан соң шунда ук аларның күпме балл җыйганнарын һәм кайсы сорауларга дөрес, ә кайсыларына төгәл җавап бирмәгәннәрен белергә була.
- Тестларда нинди темалар каралды?
- База юнәлешләре буенча бүленгән 18 сорауга җавап бирергә кирәк иде: бу коррупциягә каршы тору, мәнфәгатьләр конфликты, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирү, башка түләүле эшне башкару һ. б. турындагы законнарның төп төшенчәләрен белү.
- Нәтиҗәсе нинди соң?
- Уртача балл 20 мөмкин булган баллның 15ен яки дөрес җавапларның 75%ын тәшкил итә. Тестлар күрсәткәнчә, күпчелек муниципаль хезмәткәрләрнең коррупцион хокук бозуларга омтылу, башка түләүле эш башкару, вазыйфаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксынуны бетерү очрагында ничек эш итәргә кирәклеге турында белемнәре җитәрлек түгел. Әгәр эш стажы буенча анализласак, коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендә белемле, бер елдан артык стажы булган муниципаль хезмәткәрләр сорауларның 80 %ына дөрес җавап биргәннәр.
- Һәм хәзер нәрсә? Сез нинди чаралар күрәчәксез?
- Тест безгә эшне нинди юнәлештә көчәйтергә кирәклеген күрсәтте. Мондый нәтиҗәләрне исәпкә алып, айлык киңәшмәләрдә бу темаларга җентекләбрәк аңлатмалар биреләчәк, мондый эш форматы барышында һәркемнең, берәр нәрсә аңлашылмаса, сораулар бирергә мөмкинлеге бар. Шулай ук без белешмәлекләр дә әзерлибез, алар һәрчак муниципаль хезмәткәр кулында булачак.
- Ирина Игоревна, сезнеңчә, мондый профилактика ысулы нәтиҗәлеме?
- Коррупциягә каршы көрәш барлык фронтларда да булырга тиеш. Муниципаль идарә органнары хезмәткәрләре арасында коррупция күренешләрен профилактикалау, шул исәптән коррупциягә каршы законнарны белү дәрәҗәсен арттырудан һәм, беренче чиратта, бу өлкәдә конкрет бурычларны үтәүгә кагылышлы белемнәрдән башлана.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев