Яңа Чишмә районында алкогольнең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды
20 октябрьдә хакимият бинасында 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча район территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Комиссия эшендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ начальнигы Александр Панов, шулай ук ведомство хезмәтләре, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре, район эшкуарлары һәм «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра заводының сәүдә вәкилләре катнашты.
Комиссия тарафыннан түбәндәгеләр анализланды: районда һәм тулаем республика буенча алкогольле продукцияне ваклап сатуның җирле базарларындагы вазгыять, аны сәүдә объектларында сатуның кимү сәбәпләре; ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре; ЭЭБнең эш нәтиҗәләре. Утырышка йомгак ясаганнан соң, алга таба эшләү өчен бурычлар куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев