Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында җан башына алкоголь сату күләме 14 процентка арткан

2024 елның 1 кварталында аның күләме 3,5 литр тәшкил иткән

Районда алкогольле продукцияне 39 сәүдә объектында 20 оешма сата. Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се — «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәренеке һәм 9зы — коммерция оешмалары. 

Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 29 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е — «Татспиртпром» АҖнеке, 2се — «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 13е — коммерция оешмалары. 

Агымдагы елның 1 кварталында барлыгы 4,4 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда — 4,0 мең дал), үсеш — 12%. Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан — 0,10 мең дал (2023 елда — 0,06 мең дал), үсеш — 67 %; фирма челтәре буенча — 0,86 мең дал (2023 елда — 0,90 мең дал), кимү — 5%; коммерция структуралары тарафыннан — 3,5 мең дал (2023 елда — 3,0 мең дал), үсеш — 16%.

Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату 22 %ка арткан, аракы буенча үсеш — 6 %. 

Республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча үсеш — 8 һәм 6 процент.

Агымдагы елның 1 кварталында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 3,5 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата — 114%.

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев