Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында «Экстремизмга - юк!» айлыгы узган

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, шулай ук террорчылык һәм экстремизм идеологиясе күренешләренә түземсезлек атмосферасы булдыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында 2024 елның 2 сентябреннән 30на кадәр Яңа Чишмә районында «Экстремизмга - ЮК!» дигән айлык узган.

Планны үтәү барышында түбәндәге чаралар үткәрелгән: 

«Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре тарафыннан «Экстремизмга һәм терроризмга - юк!» дигән дәрес үткәрелгән, анда террорчылык турында лекция укыганнар.

 Район китапханәләрендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган әңгәмәләр уздырылган. Китапханәчеләр террорчылыкның нәрсә икәнен һәм террорчының нинди булуы хакында сөйләгәннәр. Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 2004 елда Беслан шәһәренең бер мәктәбендә террорчылар һөҗүме вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә билгеләп үтелә һәм шул уңайдан чарада әлеге дәһшәтле көннәрдәге вакыйгалар турында да бераз сөйләгәннәр. Укучылар социаль видеороликларны караганнан соң өч көнгә сузылган коточкыч фаҗига, андагы тоткыннарның газаплары, гади кешеләрнең һәм террорчыларга каршы торган спецназ сугышчыларының батырлыклары, балаларның куркуы турында белгәннәр. Укучылар террорчылык актлары корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

 Авыл китапханәләре хезмәткәрләре террорчылыкның дөньяда киң таралуы, аның төп юнәлешләре һәм террорчылыкка каршы көрәшнең алымнары турында сөйләгәннәр, балаларны «террор» һәм «террорчы» төшенчәләре, аларның дөньяга килү тарихы, террорчылыкның төрләре белән таныштырганнар, аларның игътибарын уяу булуның мөһимлегенә юнәлткәннәр, бер-берсенә толерант мөнәсәбәттә булу кирәклеге турында искәрткәннәр, шикле әйберләр табылган очракта, телефоннан янаганда нишләргә кирәклеген аңлатканнар.

 Шулай ук террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Без хәтерлибез, без кайгырабыз» дигән хәтер сәгате дә узган. Китап укучыларга «террор» һәм «террорчылык» төшенчәләре, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне һәм Беслан шәһәрендәге  вакыйгалар турында сөйләгәннәр. 

Мәгариф, яшьләр һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәткәрләр белән террорчылык һәм экстремизмга каршы тору буенча инструктажлар үткәрелгән. 

Район мәктәпләрендә «3 сентябрь - террорчылыкка каршы теләктәшлек көне» дигән бердәм республика дәресе узган.  Мәгариф учреждениеләрендә һәм китапханәләрдә «Тормыш тамчысы» акциясе оештырылган.

 Үзәк китапханә хезмәткәрләре РМЙ каршындагы паркта террорчылыкка каршы «Безнең дөнья - террорсыз» дигән акция уздырганнар. Балалар кроссворд сорауларына җаваплар тапканнар, ә алар, үз чиратында, куркынычсызлыкның иң мөһим төшенчәләре турында белергә ярдәм иткәннәр. Сорауларга җаваплар эзләгәндә укучылар потенциаль куркынычларны ничек танып белергә һәм андый ситуацияләрдә ничек эш итәргә икәнлеген белгәннәр. Чара үсеп килүче буында куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы якын килүне формалаштыру максатында оештырылган. Һәр катнашучы яңа белемнәрнең мөһим саклану коралына әверелүен сизгән. 

Районның православие храмнарында һәм мәчетләрендә террорчылык актлары корбаннары истәлегенә багышлап гыйбадәт кылганнар, ә имамнар балалар белән әңгәмәләр үткәргәннәр. 
Оешмаларда һәм учреждениеләрдә «Экстремизмга - юк!» дигән темадагы стендлар яңартылган. Педагогик киңәшмәләрдә, ата-аналар җыелышларында экстремизм, терроризм күренешләрен, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән лекцияләр үткәрелгән. 

«Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре тарафыннан «Бәла чит була алмый» дигән видеофильмны күрсәтү, «Экстремизмга - юк!» һәм «Стоп терроризм» дигән белешмәлекләр тарату оештырылган.
 Район кибердружинасы «Социаль челтәрләрдә экстремизм» дип аталган сыйныф сәгатьләре һәм «Кемнәр ул экстремистлар» дигән рәсем ясау конкурсы үткәргән. 

Район музейларында халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында район территориясендә яшәүче барлык милләт халыкларының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган экспозицияләр оештырылган, анда мәдәният эшлеклеләре, традицион дини конфессияләр вәкилләре дә чакырылган. 

Шулай ук деструктив берләшмәләргә  язылучыларны ачыклау буенча да эш алып барылган. Юстиция Министрлыгы тарафыннан блоклау өчен 3 төркем ачыкланган. Мондый материаллары булган кешеләр табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев