Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының 9 сәләтле укучысы «Сәләт» форумында катнашкан

1997 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» Халыкара яшьләр форумы Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Россиянең дистәләгән төбәкләреннән сәләтле балаларны һәм яшьләрне, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән ватандашларны җыя.

Быел «Сәләт» форумы 6 смена форматында уза, анда 14000 сәләтле бала, талантлы яшьләр катнаша. Форумның һәр сменасы балалар һәм яшьләрнең потенциалын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

4 нче смена (Мәгълүмати технологияләр - Биләр форум) 18 июльдән 24 июльгә кадәр үткәрелгән. Форумда районыбызның 13 укучысы катнашкан. Форум Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларында һәм фәнни конференцияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны берләштергән.

Смена кысаларында мәгълүматны нәтиҗәле эзләп табу һәм эшкәртү буенча актуаль инструментларга, инновацион продуктларны сатуга һәм ясалма интеллект үсешенә багышланган профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылган.

5 нче смена (МЕДИА Биләр форум) 27 июльдән 2 августка кадәр узган. Ул Татарстан Республикасы муниципаль районнарының фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны  үзенә җыйган. Биредә районыбызның 9 укучысы катнашкан. Смена социаль медиа ресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына, шулай ук радио һәм телевидение эшенең нечкәлекләренә багышланган. Программа кысаларында белем бирү сессияләре һәм әйдәп баручы белгечләр белән очрашулар, остаханәләр һәм дискуссия мәйданчыклары, практик һәм иҗади биремнәр оештырылган, анда һәр катнашучы биредә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә куллана алган.

Һәр смена балалар күңелендә уңай хис-кичерешләр һәм онытылмаслык мизгелләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев