Яңа Чишмә Социаль яклау бүлеге район халкына социаль контракт программасыннан файдаланырга тәкъдим итә
Социаль контракт (СК) технологиясе балалы гаиләләргә ярдәм кысаларында Демография милли проектын гамәлгә ашырганда кулланыла.
Социаль контракт - гражданин һәм социаль яклау органы арасында үзара йөкләмәләрне күздә тоткан килешү. Аны гамәлгә ашыру вакытында конкрет гаиләгә яки кешегә тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүче чаралар билгеләнә.
Социаль контракт төзү шартлары:
Эшкә урнашу буенча СК - гражданның рәсми эшкә урнашу көненнән алып 13 319 сум күләмендә (2023 елга Татарстан Республикасында эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме) айлык түләү.
Әлеге түләү Мәшгульлек үзәгендә эшсез яки эш эзләүче буларак теркәлгән гражданга социаль контракт төзелгән көннән алып бер ай һәм эшкә урнашу факты расланган көннән алып 3 ай дәвамында башкарыла
Үзмәшгульлеккә СК - үзмәшгульлекне гамәлгә ашыру буенча дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме гаиләне социаль адаптацияләү программасы чараларын исәпкә алып билгеләнә, 2023 елда әлеге сумма 350 мең сумны тәшкил иткән
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга СК - үзмәшгульлекне гамәлгә ашыру буенча дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме гаиләне социаль адаптацияләү программасы чараларын исәпкә алып билгеләнә, 2023 елда әлеге сумма 200 мең сумны тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев