Яңа Чишмә Туган якны өйрәнү музеенда чынаякларга рәсем төшерү буенча мастер-класс узган
Чарада «Ландыш» балалар бакчасына йөрүче балалар катнашкан.
Бизәкләр ясауга керешкәнче, танып-белү әңгәмәсе булган. Балалар рәсемнең барлыкка килү тарихын, аның төрләрен, осталарның ниләргә рәсем төшерүләрен белгәннәр, халык һөнәренең үзенчәлекләрен ачыклаганнар. Үзләрен халык остасы ролендә сынап карау идеясе балаларның күңелләренә хуш килгән. Һәркем үзенә ошаган бизәкне сайлап алып, аны чынаякка күчергән. Эшләнмәләр төрледән-төрле һәм матур килеп чыккан.
Мондый чаралар балаларны чын рус иҗатына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев