Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә ветеринария хезмәте тәкъдимнәре: ДАЧны профилактикалау

Быел Яңа Чишмә районында дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) таралу очраклары теркәлмәгән.

Әмма Россия Федерациясендә дуңгызларда африка чумасының 13 очрагы теркәлгән, шуларның 7се - йорт дуңгызлары һәм 6сы - кыргый кабаннар популяциясендә.  

Йорт дуңгызлары арасында ДАЧ очраклары Воронеж һәм Чиләбе өлкәләрендә, Приморье һәм Хабаровск крайларында, Ханты-Манси автоном округында, Кырым Республикасының Раздольск районында, ә кыргый кабаннар арасында ДАЧ Воронеж өлкәсендә, Кырым һәм Марий Эл Республикаларында, Севастополь шәһәрендә теркәлгән.

Дуңгызларның африка чумасы вакытында әлеге хайваннарда бизгәк, тире цианозы һәм эчке органнарда киң геморрагик зарарланулар күзәтелә. Кыргый кабаннар һәм йорт дуңгызлары бу авыруга аеруча да сизгер. Кеше өчен ДАЧ куркыныч түгел.

Хайваннарны дәваламыйлар, чөнки дуңгызлар һәм кабаннарның 100% үлеменә китерә торган бу мәкерле авыруга каршы әлегә кадәр нәтиҗәле дарулар булдырылмаган. 

Шуңа күрә, беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларда, терлекләрне тоту таләпләрен үтәү белән, профилактика да кирәк.

Бүгенгесе көндә Яңа Чишмә районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 527 баш дуңгыз теркәлгән. 

Терлек асраучыларга түбәндәгеләрне үтәү мәҗбүри:

1. Дуңгызларны бары тик махсус дуңгызчылык хуҗалыкларында гына сатып алырга.
2. Дуңгызларга пешмәгән азык калдыкларын һәм хайваннарны суйганнан соң калган продуктларны ашатмаска.
3. Терлекләрне дәүләт ветеринария хезмәте документларыннан башка районнан читкә чыгармаска.
4. Көтүгә чыгармаска.
5. Дуңгызларны һәм алар асрала торган бинаны кан эчә торган бөҗәкләрдән эшкәртергә, кимерүче хайваннарга каршы көрәш алып барырга, шулай ук бинаны һәрвакыт чиста тотарга һәм чистарткан саен дезинфекция үткәрергә.
6. Әйләнә-тирә мохитнең терлекчелек калдыклары белән пычрануына юл куймаска.
7. Дуңгызларның авырып китү очраклары турында кичекмәстән дәүләт ветеринария учреждениесенә хәбәр итәргә.
8. Кабаннарның үле түшкәләрен очраклы рәвештә тапкан очракта да, бу хакта дәүләт ветеринария учреждениесенә хәбәр итәргә.
9. Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында, дуңгызлар сатыла торган урынның иминлеген раслаучы ветеринария документларыннан башка сатып алмаска. Яңа сатып алынган дуңгызларны дәүләт ветеринария учреждениеләрендә теркәргә.
10. Дуңгызларны дәүләт ветеринария учреждениесе белән килешмичә районга кертмәскә.
11. Терлек азыгын дуңгыз авырулары буенча имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм дугызларга азыкны термик эшкәртүдән соң гына ашатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев