Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә халкы мәгариф өлкәсендәге коррупция турында ниләр уйлый

2024 елның маенда балалары районның мәгариф учреждениеләренә йөргән әти-әниләр арасында Яңа Чишмә муниципаль районы мәгариф системасында коррупция торышы турында алар ниләр уйлый дигән темага социаль сораштыру үткәрелгән.

Сораштыруда барлыгы 136 кеше катнашкан.

Сораштыручыларның 97,8 %ы быел район мәгариф системасында коррупция күренешләренә юлыкмаганнарын әйткән. 5 респондент чәчәкләр, сувенирлар, кәнфитләр, канцелярия товарлары рәвешендә ришвәт бирергә туры килүен хәбәр иткән. Сораштыруда катнашучыларның 7,4 проценты мәгариф системасында аффилирланган кешеләр (туганлык яки дуслык мөнәсәбәтләрен кулланып эш итүчеләр) белән бәйле эш урыныннан дөрес файдаланмау очраклары турында белүләрен әйткән.

Респондентларның 100 %ы, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә (балалар бакчаларында) бала өчен урын алу белән проблемалар юк, дигән.

Мәктәп, балалар бакчасы ихтыяҗларына мәҗбүри акча җыю очраклары бармы-юкмы дигән сорауга респондентларның 83,1 проценты мондый очраклар юк дип җавап биргән, 14 % бу сорауга җавап бирүдә кыенлыклар кичергән, ә 2,9 % мондый практика бар дип әйткән.

Респондентларның 22,1 % мәгариф системасында коррупция күпкә кимегән, ә 11 проценты барысы да шул ук дәрәҗәдә калган дип саный. Сораштыручыларның 2,2 %ы коррупция очраклары күпкә арткан дип саный, 64,7 % җавап бирүдә кыенлыклар кичерә.

Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева, тел.: 89172870300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев