Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе «Тату яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә» диләр

9 августта Яңа Чишмәдә яшәүче Закировлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәләр.

Рефнур Галимович белән Галина Михайловна Объездная урамында яшиләр. Быел Галина Михайловна 75 яшьлеген билгеләп үткән, ә Рефнур Галим улына 78 яшь тулган. Яңа Чишмәгә алар 1994 елда Үзбәкстанның Красногорск шахтерлар поселогыннан күченеп килгәннәр - элеккеге союздаш республикалардан күченү шаукымының беренче дулкынына эләккәннәр.  Аларның йорты бу урамдагы беренче йорт, ә алар үзләре анда яшәүче беренче кешеләр булган. Быел Яңа Чишмәдә төпләнүләренә нәкъ 30 ел тулган, ә бу исә безнең районны үзләренең икенче Ватаны дип атау өчен җитәрлек вакыт. Өстәвенә, монда аларның улы Денис та төпләнеп калган, Яңа Чишмә кызы Елена белән гаилә корган. Кече Закировларның ике өлкән уллары - студентлар, 3 яшьлек кызлары Маша балалар бакчасына йөри. Елена - РСФ бүлегендә белгеч, Денис - «Шешмайойл» ҖЧҖдә эретеп ябыштыручы булып эшлиләр. Әти-әниләреннән ерак түгел - күрше урамда  үз йортлары белән яшиләр. 

Монда килеп урнашыр алдыннан өлкән Закировларга илебезнең төрле почмакларында яшәп карарга туры килгән.  Алар тормышының тарихы бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы, китап язарлык. Рефнур Галимович үзе Киров өлкәсендә туган, 9 ел әти-әнисе белән Сахалинда яшәгән, аннары гаилә Красногорскига күченгән. Ул шахтерлар династиясеннән: әтисе һәм ир-туганнарының барысы да диярлек тау эшчеләре булып эшләгәннәр. Красногорскида Рефнур уран руднигында хезмәт куйган, 90 нчы еллар башында әлеге оешма ябылган. Әмма ул вакытка кадәр язмабыз герое Советлар Союзы һәм дөнья буйлап та байтак сәяхәт иткән.

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

«Сиңа хат килгән, бие»

Ир белән хатынның танышу тарихы, язучы каләме өчен сюжет булуга лаек. Ир белән хатын аны бик тә яхшы хәтерлиләр.  Без әлеге тарихны кыскача гына сөйләп үтәрбез. 
Рефнур 60 нчы елларда Кушка шәһәрендә хезмәт иткән. Бервакыт килеп туган сәяси вазгыять аркасында аларның частен вакытлыча Казахстанга, Аягуз шәһәренә күчергәннәр. Штабта Рефнурны главпочтамттан почта алырга билгеләгәннәр, ә Галина ул вакытта телеграфта эшләгән.  Шул вакытта кыз егеткә әлләни игътибар итмәгән.  Аның каравы, почтаның өлкәнрәк хезмәткәрләренә яшь солдатның тыйнаклыгы ошаган. Китәр алдыннан Рефнур алар белән саубуллашырга килгәч, хатыннар, шаяртып: «Безне онытма, хатлар яз», - дип аңа Галинаның үзенә әйтмичә генә кызның исем-фамилиясен һәм адресын биргәннәр. Кыз хезмәттәшләренең: «Бие, сиңа хат килгән!» дигән сүзләрен ишеткәч, бик гаҗәпләнгән. Шулай  итеп яшьләр хат алыша башлаган. Ул вакытка Рефнур армиядән соң Новороссийскидагы диңгезчелек училищесына укырга кергән һәм аны тәмамлаган. Бервакыт ул үз хатында Галинаны кунакка - Кара диңгезне күрергә чакырган. 

Үзе булмаса да, каршы алган

Кыю кыз әйберләрен җыйган да, әнисе белән саубуллашып, ерак Новороссийскига - дусты белән танышырга киткән. Аэропортта егетне таныр өчен, үзе белән аның фотосурәтен дә алган. 
Үч иткән кебек, Новороссийскига рейс 12 сәгатькә тоткарланган. Ниһаять, самолет җиргә төшкәч, Галя аэровокзалга кергән, әмма көтү залында диңгезчеләр киемендәге бер генә кеше дә булмаган. Әлбәттә, аның кәефе кырылган. 10-15 минуттан соң аның янына урта яшьтәге бер ир-ат килеп, «Мин, мөгаен, сезне көтәмдер» дип аның фотосурәтен күрсәткән. Шунда  Рефнурның аны каршы алуы, әмма рейс кичектерелгәннән соң, аңа шул ук көнне бер атнага эшкә китәргә мәҗбүр булуы ачыкланган. Ул кызны каршы алырга үзенең туганыннан үтенгән.  Һәм кыз Рефнур командировкадан кайтканчы шушы кешенең гаиләсендә яшәгән. 

Күрешү вакытында яшьләр бер-берсен охшатканнар - Галина Новороссийскида калган. 1969 елның 9 августында туй ясаган, анда Рефнурның «мореходка»дагы барлык курсташлары килгән.

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

Аның каравы үзенеке

Яшьләрнең гаилә тормышы башланган. Рефнур танкерда матрос булып хезмәт иткән һәм, мөгаен, бөтен Җир шарын да йөреп-йөзеп чыккандыр кебек.

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

Германия, Италия, Һиндстан, Кубада булган - нефть, бензин һәм, хәтта шәраб тә ташыган. Хезмәт хакы яхшы булган, аны валюта белән дә түләгәннәр. Галина өйдә генә утырган - аларның олы уллары Олегны караган. Рефнурның танкеры СССРның көньяк портларының берсендә кыска вакытлы рейдка туктаганда, ул улы белән ире янына барган, гаиләнең 5-7 көн генә булса да бергә булуын теләгән. Шулай итеп, Рефнур улының беренче адымнарын да күрмичә калган. 

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

Шул рәвешле 4 ел вакыт үтеп тә киткән. Барысы да яхшы булган кебек тоелса да, гаиләнең үз торагы булмаган һәм булыр дип көтелмәгән дә. Алар арендага алынган фатирда яшәгәннәр, фатир алыр өчен чиратта җиде меңенче гаилә булып торганнар. Шул вакытта әтисе Рефнурны Красногорскига кайтырга күндергән: «Шахтага урнашырсың, торыр җирегез дә булыр», дигән. Күчеп киткәннән соң бер ел үтүгә аларга бүлмә бүлеп биргәндә, ир белән хатын үзләрен бик бәхетле хис иткәннәр. Баракта булса да, үзләренеке бит. Аннары 5 ел «хрущевка»да яшәгәннәр. Татарстанга күчеп килер алдыннан, алар 20 ел төзекләндерелгән зур фатирда гомер иткәннәр, дачалары да булган. Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, рудник ябылгач, боларның барысын да калдырып китәргә туры килгән. Ул вакытта Красногорскидан бик күп гаиләләр киткән.

Шуңа күрә Яңа Чишмәдә эш һәм торак эзләгәндә Рефнур барыннан да бигрәк гаиләсенең кайда яшәячәге турында борчылган. Ул СПМКда эретеп ябыштыручы һәм балта остасы булып урнашкан, аларга шунда ук әзер йорт биргәннәр.

«Минем барысы да яхшы, борчылма»

 Бер-береңә карата сакчыл мөнәсәбәт, барыннан да элек, ир белән хатынның үзара аралашуыннан да ачык сизелә.  Аларның элек ничек яшәүләре турында үзләре сөйләгәннәрдән дә аңларга мөмкин. Шатлыкны да, кайгыны да бергә кичергәннәр. 1990 елда армиядә аларның Мәскәү янында хезмәт иткән олы уллары һәлак була. Аны Красногорскида җирләгәннәр.

Рефнур СПМКга эшкә урнашканнан соң күп тә үтми юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хатынына да белгертмәскә тырышкан. Велосипедта барганда, аны «КамАЗ» бәрдереп китә. Ул чакта Галина белән Денис Красногорскида булалар. Рефнур барлык туганнарына, танышларына, хатынын борчымас өчен, аңа бернәрсә дә әйтмәүләрен үтенгән. Гәрчә үзе реанимациядә аңсыз килеш ятса да. Аның кабыргалары сына, баш мие селкенә, башы җәрәхәтләнгән, боты нык имгәнгән була. Врачлар аның ничек исән калуына гаҗәпләнгәннәр. Ләкин Рефнур барысына да түзә. Галина, нидер сизенгәндәй, ире белән телефоннан сөйләшүләргә заказ биргәч, Рефнур заказны больница номерына күчерүләрен сорый һәм ул авыртуны җиңеп, шәфкать туташы постына үзе килә һәм күтәренке тавыш белән хатынына трубкадан: «Минем барысы да яхшы. Борчылма. Мин эштә», дип әйтә.

Яңа урында

Ике-өч атнадан соң Галина белән улының билет алганнарын һәм тиздән кайтачакларын белгәч, табиблардан үзен өйгә җибәрүләрен сорый. Ул инде бераз тернәкләнә башлый, йорт тирәсен караштырырга керешә. Бригада таба, алары исә йортны эчтән дә, тыштан да яхшы итеп әзерлиләр.  Эшләгән өчен азык-төлек һәм тәмәке блоклары белән түли, чөнки ул вакытта хезмәт хакын акчалата бирмәгәннәр диярлек. Ә обойларны үзе ябыштыра, караватлар, өйгә кирәкле, гади генә булса да җиһазлар табыштыра. Шулай итеп, хатыны кайткан җиргә аның бөтен нәрсәсе әзер була.

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

 Яңа Чишмәдә аларның тормышлары әнә шулай башлана. Йортны төзекләндерәләр, зур хуҗалык булдыралар. Рефнур үзенә автомобиль сатып ала, аның 40 ел машина йөртү стажы бар инде. Ул аны хәзер дә йөртә. 

Бүгенгесе көндә дә Рефнурның өе элеккечә матур һәм төзек. Аңа Галинаның энесе Анатолий бик нык ярдәм итә, ул күп еллар алар гаиләсендә яши. 1996 елда Галина әнисен һәм энесен Яңа Чишмәгә күчерә, әнисе биредә вафат була. Аларның өй ишекләре туганнары һәм дуслары өчен һәрвакыт ачык, дуслары, хәтта башка шәһәрләрдән дә кайталар икән. Берничә ел элек Рефнур Балтач районында ике туган абыйларын да тапкан, аның әтисе тумышы белән шуннан. 

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

Хөрмәт итү, ышаныч һәм юл куя белү

Галина Михайловна күпчелек аш-су әзерләү белән мәшгуль, ә яшелчә бакчасы, йорт тирәсендәге эшләр – ирләр кулында.  Бакчада барысы да бар, хәтта Рефнурның төрле сортлы виноградлары да бик яхшы җимеш бирә. Ишегалды исә искиткеч матур, Рефнурның фантазиясенә, андагы бизәлешкә сокланып туймаслык. Ул күп еллар РМЙда рәссам булып эшләгән, оныклары йөргән балалар бакчасын бизәүдә  дә нык ярдәм иткән. Хәзер аларның ишегалдында «Шүрәле» әкиятенә иллюстрацияле панно урнаштырылган, җил тегермәне әйләнеп тора, кыскасы, анда нинди генә эшләнмәләр юк. Яңа ел тирәләрендә Рефнур төрледән-төрле кар сыннары ясый, Кыш бабай белән Кар кызын да әмәлләп куя. «Күңелем белән гел нидер ясарга телим һәм ясыйм да» - ди ул.

Яңа Чишмәдән Закировлар гаиләсе "Тату  яшәүнең сере - яратуда һәм хөрмәт итүдә" диләр

Галина Михайловна белән Рефнур Галимович холыклары буенча бөтенләй төрле. Хатыны - аз сүзле, тыныч холыклы, ә ире, киресенчә бик актив, хискә бирелүчән, бу иҗат кешесенең бер сыйфатыдыр инде. 
Галина Михайловна ирен гаилә башлыгы дип саный, ә аларның гаилә бәхетенең сере – бер-береңне хөрмәт итү, ышану һәм юл куя белү. «Кайчакта гаиләне саклап калу өчен характерыңны җиңә белү дә кирәк», ди Галина ханым.  Рефнур Галимович аның фикере белән тулысынча килешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев