Яңачишмәлеләр географик диктант язганнар
29 октябрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә әлеге диктантны төрле яшьтәге 30га якын кеше язган.
Географик диктант катлаулы имтихан түгел, ә төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы викторина. Диктант биремнәрен ел саен танылган сәнгать һәм мәдәният вәкилләре яңгырата.
Диктантта катнашучыларның исемнәре игълан ителми. Катнашучылар үз нәтиҗәләрен шәхси идентификация коды буенча белә алачаклар. Үз нәтиҗәләрен электрон почта аша алырга теләгән барлык катнашучылар беренче мәртәбә акция партнеры «ЛитРес»тан бүләкләр алачаклар.
Быелгы биремнәр составына Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында «Географик диктант өчен үз соравыңны яз» конкурсына җибәрелгән профессиональ булмаган авторларның сораулары керәчәк. Аларны Рус география җәмгыяте экспертлары сайлап алган. Бу безнең ил географиясе, рәсем, музыка, әдәбият һәм халык иҗаты белән бәйле сораулар.
Беренче тапкыр географик диктант 2015 елда Рус география җәмгыятенең Попечительләр Советы Рәисе Владимир Путин инициативасы белән үткәрелгән иде.
Җиде ел эчендә диктант барлык континентларны үз эченә алып, Халыкара космик станциядә, Арктикада һәм Антарктидада үткәрелгән. Анда 2,4 миллионнан артык кеше катнашкан. 2017 елда диктант беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә үткән. Барлык елларда акциягә кушылган илләрнең гомуми саны 122гә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев