Яшьләр көне белән!
Кадерле дуслар! Сезне июньнең искиткеч бәйрәме - Яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьләр - җәмгыятебезнең иң актив һәм креатив өлешен тәшкил итә. Яшьлек - ул өзлексез булып торган якты вакыйгалар, иң яхшы дуслар һәм белем алу вакыты. Яшьләрнең энергиясе, идеяләре һәм хезмәте һәрвакыт җәмгыять үсешенең төп көче булды һәм шулай булып калачак та.
Яңа Чишмә яшьләре район, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге чараларда актив катнаша - сез укыйсыз, өйрәнәсез һәм бер-берегезгә үсәргә ярдәм итәсез, әйләнә-тирәгездә дөньяны яхшырак, игелеклерәк итәргә омтыласыз. Моны сезнең ватанпәрвәрлегегез, максатчанлыгыгыз, эштәге, укудагы, спорттагы, иҗаттагы һәм волонтерлык эшләрендәге уңышларыгыз раслый. Ныклы сәламәтлек, иминлек, үз-үзегезгә ышаныч һәм көчле булуыгызны телим. Хыялланыгыз, яңа үрләр яулагыз, укыгыз һәм туган районыгыз файдасына хезмәт итегез. Уңышлар сезгә тормыш юлында!
Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев