Яшүсмерләр алкоголизмын профилактикалау - илнең киләчәге турында кайгырту
Бүгенге җәмгыятьтә алкоголизм, наркомания, токсикомания никадәр җитди проблемалар булуын һәр кеше дә бик яхшы белә.
Күптән түгел Яңа Чишмә хакимиятендә узган киңәшмәдә яшүсмерләр алкоголизмын, наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау буенча нинди эшләр алып барылуы турында сөйләнде. Район халкы арасында наркомания, хроник алкоголизм һәм алкоголь психозлар белән авыру очракларын анализлап, РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская чыгыш ясады.
«Узган ел Яңа Чишмә РҮХдә табиб-наркологның диспансер исәбендә алкогольгә бәйлелек синдромы белән 64 һәм наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы белән 12 кеше торган.
Чынлыкта исә шундый кешеләр саны күп тапкырга артыграк дип әйтергә була. Спиртлы эчемлекләргә тартылуларын җентекләп яшерүче латент алкоголиклар да бар. Ә мма ничек кенә булмасын, үз-үзләрен болай итеп тоту инде бу стадиядә үк алкогольне чамасыннан артык күллануга өйрәнүне исбатлый. Кызганычка каршы, әлеге контингентка 16 яшьтән өлкәнрәк яшьләр дә керә.
Соңгы елларда яшьләр арасында эчкечелек киң таралган, алар спиртлы эчемлекләргә күңел ачуның мәҗбүри атрибутына кебек карыйлар, ә эчкечелек сине чын ир яки мөстәкыйль кеше булуыңны күрсәтә, дип беләләр.
Шуңа күрә бүген яшүсмерләр алкоголизмын һәм наркоманияне профилактикалау аеруча да мөһим.
Яңа Чишмә РҮХ бу мәсьәләләр буенча башка профилактика субъектлары белән берлектә эшли, алар берләшеп муниципаль социаль-реабилитацион консилиум төзегәннәр һәм биредә кабул ителгән тәкъдимнәр белән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә мөрәҗәгать итәләр. Бирегә шулай ук мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, «Кайгырту» ХСХКҮ, Мәшгульлек үзәге, полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек тә керә.
Алкоголизмны, наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Яңа Чишмә РҮХ «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә - анда мәкаләләр урнаштыра, мәктәпләрдә лекцияләр үткәрә, Ачык ишекләр көннәрен оештыра, шулай ук кирәк булганда исерек булуга медицина тикшерүләрен дә үткәрә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев