Яхшылык кылу өчен бирелгән гомер
17 июльдә Архангел Бистәсе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, авыл хуҗалыгы ветераны Екатерина Ивановна Ершовага 100 яшь тула
Сигез яшьтән ятим калу, ач балачак, тылдагы авыр хезмәт һәм ярты гасыр сыер савучы булып эшләү берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашу. Исән калу. Ни өчен? Екатерина Ивановна үзе гади генә итеп: «Мөгаен, кешеләргә яхшылык кылыр өчендер», - дип җавап бирә.
Скарлатина аркасында өзелгән балачак
Екатерина Ивановна балачагының вак-төяген дә хәтерли.
Катя апа авыл читендә, авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туган.
Авылга скарлатина килгәндә, аңа әле сигез яшь тә тулмаган була. Авыру бөтен кешене – балаларны, картларны кыра.
- Өч көндә бар да бетте, - дип искә ала Екатерина Ивановна калтыранган тавыш белән. - Әни беренче булып Пасха алдыннан үлде. Ә тиздән – ике сеңелем һәм энем.
Катя үзе дә үлем хәлендә ята. Ләкин аны имче әбисе коткара: кызны өстәл өстендәге ашъяулыкка төреп, аның өстендә озак кына догалар укый. Шул ук елның көзендә әтисе Гражданнар сугышында алган җәрәхәтеннән вафат була.
Кыз ятим кала. Бердәнбер өмет әтисенең энесе була. Ул фронттан хат яза, «Сабыр ит, Катюша, кайтсам, сине үземә алырмын», - ди. Катя көтә, догалар укый, ышана.
- Әни аны бик ярата һәм үлгәнен белгәч, үксеп-үксеп елый, - дип сөйли Екатерина Ивановнаның кызы Нина.
Чит гаиләдә «Золушка»
Ятим калган кызны апасы (сугышта һәлак булган икенче абыйсының хатыны) үзенә ала. Ләкин яңа йортта Катяны кызганучы булмый. Тома ятим баланы укытып тормыйлар, ә мәктәп урынына дүрт елга Яңа Чишмәгә нянька итеп җибәрәләр.
Бу авыр, бетмәс-төкәнмәс хезмәт була: өйдә дә, бакчада да, басуда да. Теләсә нинди үтенечләрне берсүзсез үтәргә һәм тәрбиягә алган гаиләнең кече балалары турында кайгыртырга туры килә.
Яңа Чишмә хуҗабикәсе бирә торган ризык — ипи башын — Катя туганнан туган сеңелләренә алып кайта. Ач сабыйлар күз яшьләре белән ипигә ябырылалар. Ләкин Катя апасына ачу сакламый, һәм хәзер дә: «куып чыгармаганнары өчен рәхмәт», - ди.
Кечкенәдән ул олылар белән бертигез кырда, ашлык киптергечтә, колхоз печәнендә эшли. Ятим калгач, киптергечтә бодай ашый. Бозау абзарында куна, шунда ук бозау караучылар нәрсә бирә, шуның белән туклана.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Катяга 15 яшь тула. Сугыш елларының бөтен авырлык аның яшүсмер җилкәсенә төшә: печән чаба, агач хәзерли, тракторларга утын яра, утый. Кырдан кайткач, ачтан үлмәс өчен черек бәрәңге һәм кычыткан ашый.
Ләкин берәү дә зарланмый – барысы да җиңү өчен эшли.
- Чистайга атларга утырып ашлык ташыдым, - дип сөйли Екатерина Ивановна. — Агач хәзерләүдә һәм дүрт ел Горький өлкәсендә торфта эшләдем.
Җәй көне ул, торф эшләреннән кайтуга ук, колхоз бозауларын карарга чыга. 1945 елның 9 маен 19 яшьлек Катя туган җирендә каршы ала.
- Без, кызлар, сугыш бетүгә бик шатландык, авыл советы тирәсендә биедек, - ди ул акрын гына. - Ә олылар еладылар... Туганнарыбызның берсе дә кайтмады. Әтинең барлык абыйлары, барлык ирләр – күршеләр, яшьләр, өйләнгәннәр – барысы да шунда, фронтта калды.
Өч тапкыр яңадан туган
Сугыштан соң кыз Александр Беляевка — тимерче һәм балта остасына кияүгә чыга.
- Йортны үзе салды, - дип горурланып искә ала ул. - Хуҗалыкны һәрвакыт зур тоттык: сыер, сарык, каз, тавык.
Ишегалды да һәрвакыт тәртиптә була: мал-туар каралган, чиста. Никахта ике бала туа — кызлары Нина һәм уллары Владимир, аларны әти-әниләре игелекле һәм хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр.
Кияүгә чыккач, Екатерина Ивановна колхозга сыер савучы булып урнаша һәм фермада 65 яшькә кадәр эшли.
- Алдынгы сыер савучы иде, - дип искә ала кызы Нина. - Аның медальләре күп, колхоздан бүләкләр дә күп бирәләр иде. Без муллыкта яшәдек. Әни кибеттән иңбашына капчык тутырып кайта да, барлык туганнарын чакыра һәм барысы белән дә уртаклаша иде.
Ул елларда сыер савучы булып эшләү куркыныч була – Екатерина Ивановна өч тапкыр үлемнән кала. Хатын-кызларны фермага алып бара торган трактор арбасы өч тапкыр әйләнеп каплана.
- Өченче тапкырда, хастаханәгә әнине түгел, ә сөякләр салынган капчык илтәләр – сынмаган җире калмый, - дип сөйли Нина. - Аны могҗиза белән коткарып калалар. Ул вакытта безнең хастаханәдә искиткеч хирург Александр Павлов эшли иде. Ул аны өлешләп җыйган дип әйтергә була.
Әмма иң куркыныч очрак 1974 елда була. Екатерина Ивановна, сыерларын чыгарыр өчен, капканы ача һәм аның өстенә котырган үгез ташлана. Аяктан егып, җир өстеннән сөйрәп алып китә, аннары аның өстеннән бөтен көтү диярлек үтә.
- Коткарып кала алмабыз дип уйлаган идек, — дип дәвам итә Нина. - Доктор Павловның алтын куллары аны тагын теге дөньядан тартып чыгардылар.
Күп еллар узгач, очраклы рәвештә хастаханә коридорында үзенең элеккеге пациенткасын очраткач, хирург үз күзләренә ышанмаган. Ул чын күңелдән шундый авыр җәрәхәтләрдән соң хатын-кызның исән калуына гына түгел, ә рухын саклап калуына гаҗәпләнә.
Кешеләргә ачык йөрәк
Катя апаны бөтен авыл сирәк очрый торган гаҗәеп яхшы күңелле кеше итеп белә. Ятимлек, ачлык һәм авыр хезмәтне балачактан ук белгәнгә күрә, ул беркайчан да башкаларның бәласеннән читкә борылмый һәм һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
Күп еллар буена ул күршедәге ике карчыкны тәрбияли.
- Савудан кайтып, ризык пешерәм дә аларга кертәм. Юам, җыештырам. Кызганыч иде алар — бөтенләй картайганнар, авырулар, - дип искә ала Екатерина Ивановна.
Ул икесен дә соңгы юлга озаткан, ә аларның берсен – каты авыруны – үләр алдыннан бөтенләй үз йортына алган.
Екатерина Ивановна кайчандыр ятим баланы үз семьясына сыендырган апасын да онытмаган. Ул картайгач һәм хәлсезләнгәч, үз янына алып, соңгы көнгә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озаткан.
Катя әби яңа тормыш башлаган яшь күршеләренә дә ярдәм итә.
— Үз хуҗалыкларын булдырганчы, әни аларга әле көрәк, әле чиләк яки китмән бирә иде, - дип сөйли кызы Нина. - Минем дус кызларым, Володя абыйның дуслары балачакта даими рәвештә бездә булалар иде. Әни беренче эш итеп барысын да өстәл янына утырта. Туганнан-туган энеләре уйнарга килсә дә, ул аларны да иң элек ашата иде.
Авыл балалары да һәрвакыт Катя апа янына кереп чыга, ул аларны перәннек, печенье яки конфетлар белән сыйлый. Өлкәннәр дә, әгәр Екатерина Ивановна янына керсәң, хуҗа хатын өстәл янына утыртмыйча җибәрмәячәкне белә, тыңлап та торачак, яхшы киңәш белән дә ярдәм итәчәк.
Катя апаның тәмле күмәчләре
Аның тирә-юньдә тәмле күмәчләре турында авылдашлары әле дә җылылык белән искә алалар.
- Җиләк, балан, шомырт, гөмбә белән пешердем, — дип елмая Екатерина Ивановна. -Барысын да үзем урманнан җыйдым.
Поминкаларга һәм авыл бәйрәмнәренә пешерергә һәрвакыт аңа заказ бирәләр. Катя апа бөтен авыл өчен пешерә һәм моның өчен беркайчан да акча алмый.
— Күрше хатыны Лиза түти белән икәү безнең өйдә пешерделәр, — дип искә ала Нина. - Төнлә пешерә, ә иртән фермага, эшкә йөгерә. Ул иптәшләрен һәм күршеләрен сыйларга бик ярата иде. Аның һәрвакыт шундый омтылышы бар иде — бирергә, уртаклашырга. Кирәк булса, соңгы күлмәген салып бирер.
Екатерина Ивановна һәрвакыт сабыр, тыныч холкы белән аерылып торган.
- Гомерендә беркем белән дә җәнҗал чыгармады, — дип уртаклаша кызы. - Эштә аның турында берәү дә начар сүз әйтмәде. Тыныч, зирәк, конфликтсыз.
70 яшькә кадәр хезмәттә
Екатерина Ивановна пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итә — күңел чакыруы буенча, мәҗбүриләп түгел.
- Берничә сезон кыр станында төшке аш әзерләдем, - дип сөйли ул. - Колхоз шабашчыларына һәрвакыт өйдә пешердем, үз өемдә үк ашаттым. 70 яшькә кадәр командировкага җибәрелгән эшчеләр өчен пешердем.
Екатерина Ивановнаның бакчасында һәрвакыт тәртип. Хәтта өч ел элек тә кечерәк кенә яшелчә бакчасы утырта. Әгәр кулы авыртмаса, ул кабат бакчага чыгып китәр иде.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Екатерина Ивановна күп бүләкләргә ия.
95 яшьлек юбилеена ул Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хаты ала.
Аны шәхсән белгән колхозның элекке председателе: «Екатерина Ивановнага исән чагында алтын һәйкәл куярга мөмкин», - ди.
100 еллык бусагасында
Хәзер Екатерина Ивановна кызы Нина һәм кияве Александр белән яши. Ул аларга кайгыртулары өчен чиксез рәхмәтле. «Киявем дә, кызым да бик яхшылар, бары тик шулар аркасында гына барыня кебек яшим», - ди ул җылы итеп. Алар аны ашаталар да, эчертәләр дә, мунчада да юалар, егылмасын дип, култыклап урамга чыгаралар. Нина даруны вакытында биреп тора, авырса — укол ясый. Ике ел элек ул бик нык салкын тидергән.
Хәзер таяк белән йөри, ләкин рухы сынмаган. Бары тик эшли алмаганга гына күңеле сызлый.
- Мин эшсез утыра алмыйм, - дип зарлана ул. - Исән булсам эрләрмен, бәйләрмен, бәлеш пешерермен, тик кулым гына тизрәк төзәлсен.
Екатерина Ивановнаның күзе һаман да яхшы күрә, күзлексез эрли, бәйли. Телевизор карый – яраткан тапшырулары «Давай поженимся!» һәм «Мужское. Женское», «Спас» каналында чиркәү хезмәтләре. Ишетүе бик үк яхшы түгел, әмма ишетү аппараты белән әңгәмәдә катнаша. Аяклар да авырта – җәрәхәтләр сиздертә.
Ул балалары, оныклары, оныкчыклары белән бергә утырырга ярата. Барысы да өстәл янына җыелгач, ул җанлана: шаяра, җырлый.
- Хәзер бернәрсә дә эчмим, - ди хәйләкәр генә. - Ә кунаклар, оныклар белән бер рюмка шомыртлы коньяк күтәреп куя алам.
Махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга ярдәм итү ихтыяҗы тугач, Екатерина Ивановна оекбашлар бәйли, ике яңа одеял һәм урын-җир әйберләре бирә.
Дус яшәргә һәм Аллага дога кылырга
«Тагын яшисе киләме?» дигән сорауга Екатерина Ивановна икеләнмичә генә: «килә, әлбәттә. Мин бит хәзер берни дә эшләмим. Эшләргә кирәкми, ял итәргә генә. Яшәргә дә яшәргә генә», - дип җавап бирде.
Озын гомерлелекнең сере гади, ди ул:
- Дус яшәргә кирәк. Беркем белән ачуланышмадым, беркемгә бер начар сүз әйтмәдем. Тату яшәдек, җырлар җырладык. Җырлап туйгач – эш эшләдек.
Хәзер дә ул, үз бүлмәсендә утырганда, еш кына җырлап ала. Көн саен дога кыла һәм: «Ходаем, барысын да сакла, барысын да коткар», - дип сорый.
- Мин бит бернинди дару да эчмәдем, - ди ул. - Авыруның нәрсә икәнен белми идем. Эх, элек король кебек идем, хәзер дүрт аякландым инде.
-Тагын эшли башлармын әле, — дип вәгъдә итте ул.
Эпилог урынына
100 еллыгы бусагасында Екатерина Ивановна Ершова тормышы – кешенең бу җирдә ни өчен яшәве турындагы сорауга җавап. Ул балачакта, бөтен гаиләсе үлгәндә исән калган, өч авариядән һәм көтү таптавыннан соң исән калган. Ул кешеләргә яхшылык эшләү, ашату, дәвалау, юату, соңгы юлга озату, оныкларын һәм оныкчыкларын үстерү, солдатларга оекбашлар бәйләү һәм барысын да коткару өчен дога кылу өчен исән калган.
Хезмәт иясе, риясыз күңелле, зур йөрәкле кеше – авылдашлары шулай дип атый аны.
Кадерле Екатерина Ивановна, сезгә түбәнчелек белән баш иябез! Якынлашып килүче юбилее белән! Озак яшәгез, игелегегез һәм догаларыгыз белән безне сөендерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев