Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр, җиһазландырылмаган урыннарда коенмагыз!

Быел коену сезоны ачылганнан бирле Татарстан сулыкларында 60ка якын кешенең гомере өзелгән.

Җәй - балалар һәм өлкәннәр ял итәр өчен менә дигән вакыт. Җылы көннәрдә сулыклар янында ял итәсе, елгада яки күлдә коенасы килә. Әмма су объектында үз-үзеңне дөрес тотмау, яраксыз урыннарда контрольсез коену җитди куркынычлар тудыра.

Сулыкларда кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе - моның өчен билгеләнмәгән урыннарда коену. Күпләр «Коену тыела» дигән табличкаларга игътибар итми.

Яңа Чишмә районында да шундый тыю зоналары бар. Бәхеткә, быел бездә суда бәхетсезлек очраклары булмады. Тик коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда яраксыз урыннарда коену аркасында 50дән артык кеше батып үлгән.

Шуңа күрә исегездә тотыгыз, су объектларында түбәндәгеләр тыела:

- «Коену тыела» дип язылган щитлар (аншлаглар) куелган, тикшерелмәгән урыннарда су коену;

- исерек хәлдә коену;

- әлеге максатлар өчен яраклаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;

- такталарда, бүрәнәләрдә, автомобиль (тәгәрмәч) камераларында, өрдереп тутырылган матрацларда йөзү;

- халык күпләп ял итә торган урыннарга үзегез белән хайваннар алып килү.

Исегезгә төшерәбез, тыелган сулыкларда гражданнарның коенуы кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе. Куркынычсызлык таләпләре нигезендә җиһазландырылмаган сулыкларда ял иткәндә сез тормышыгызны җитди куркыныч астына куясыз! Суда үз-үзеңне тотуның барлык кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү - кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу дигән сүз.

 

 

 

Өлкәннәр балаларны тиешле булмаган урыннарда коендырмаска, моның өчен җайлаштырылмаган чаралар (әйберләр) кулланып йөзүгә юл куймаска тиешләр.

Су объектларында балаларның куркынычсызлыгы - коену урынын дөрес сайлауны, тиешле җиһазлар белән тәэмин итүне, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм саклык чараларын үтәү хакында балаларга системалы рәвештә аңлату эшләрен алып баруны үз эченә ала.

Хөрмәтле ата-аналар!

Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга җиһазландырылмаган урыннарда коенырга рөхсәт итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев