Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмышына рәхмәтле

Зирекледә гомер итүче Рушания Гыйльметдин кызы Идрисова 11 октябрьдә үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылый.

Рушания апаның хезмәт юлы гади генә булмаган: ул тегермәндә дә эшләгән, көлтә дә бәйләгән, сабанчы, тракторчы да булган, траншея казыган, балык заводында мастер һәм 20 ел авыл кибетендә сатучы булып та эшләгән. Өлкән яшьтәге авылдашы турында Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина яза.

«Инде шактый яшьтә булса да, Рушания әби карап торуга да, күз тимәсен, сөбханалла күренә. Аңа карыйсың да, шаккатасың: ул бит узган гасырның иң авыр чорында дөньяга килгән!

Ул Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Мордо-Озеро (халык телендә Мукшы күле) авылында туган. Язмыш аны илнең төрле почмакларына ташлаган, ә 1955 елдан ул Зирекледә яши.

 Рушания әби биш кыз һәм бер малай булган күп балалы гаиләдә үскән.  Әтиләре Гайнетдинов Гыйльметдин күрше Моисеевка авылында тегермәнче булып эшләгән. Сугыш баш-ланганның икенче көнендә үк үзенең ярдәмчесе белән бергә фронтка алынган. Тегермәнне үзенең хатыны Солтаниягә тапшырып калдырган. 

Солтания апа берничә ел тегермәнче булып эшләгән, кызларын да бу эшнең неч-кәлекләренә өйрәткән, әмма бөртек булмау сәбәпле, тегермәнне япканнар. Аны Моисеевкадагы «1Май» күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгеләгәннәр. Хуҗалыкны ике ел дәвамында тартып бару аңа җиңел булмаган. Һәм сугыштан яралылар кайта башлагач, көч-хәл белән шуларның берсенә хуҗалыкны тапшырып, Солтания апа гади колхозчы булып эшли башлаган. Ире Гыйльметдин абзый 1942 елда сугыш кырларында һәлак булган. Рушания апа алты баласын балалар йортларына таратмаган һәм хәер сорашырга чыгармаган, сыерын, сарыкларын сатып, кечкенә генә өй җиткерә алган әниенә гомере буе рәхмәтле булып яши.

Кечкенә Рушания тартып-сузып 5 сыйныфны бетергән һәм шуның белән аның белем алуы тәмамланган. 12 яшендә ул колхоз эшенә чыккан. Җәен сыер белән көлтә ташыган, аларны бәйләргә өйрәнгән, төрле эшләр башкарган, язын җир тырмалаган. Шуннан аны тракторга сукачы итеп утыртканнар. Ул вакытта һәрбер сукада тимер урындыкта кеше утырып йөргән һәм сөрү тирәнлеген кулдан көйләп барган. 1944-45 елларда Рушания апага тракторның үзен ышанып тапшырганнар. Ул авылдашлары Наҗия Нуруллина, Фәүзия Хафизовалар белән бергә эшләгән. Аларны тракторчылар бригадиры Нәсыйбулла Зәйнуллин һәм механик Зиннәт Хөснуллиннар трактор белән эшләргә өйрәткәннәр. Кызганычка каршы, бервакыт аягы сынганнан соң, Рушания апага ел буе урын өстендә ятарга туры килгән. Савыккач ул 1949 елга кадәр колхозда төрле эшләр башкарган. Шуннан соң вербовка белән Приморье өлкәсенең Ворошилов шәһәренә киткән, тоткыннар белән траншеялар казыган. Хезмәт килешүен вакытыннан алда өзгәне өчен «подъёмный» акчалар түләп, ягъни көч-хәл белән 200 сумлык исәп-хисап ясап (ул вакытта бу - бик зур акча), әтисенең бертуган агасы ярдәме белә Ленинградның балык заводына килеп эләккән. Анда хәтта мастер булып та эшләгән.

Бу вакытларда Кронштадта Зирекле егете - кече офицер Идрисов (Вәлиев) Мансур Идрис улы хезмәт иткән. 1955 елда ул СССР күләмендәге армия кыскартылуларына эләккәннән соң, яшь гаилә Татарстанга, Мансур абыйның туган авылына кайтып урнашкан. Алар биредә йорт җиткергәннәр. Гаиләдә, әти-әнисен куандырып, бер - бер артлы 4 малай туган: Ришат (1956-2010), Ринат (1958-2018), Рөстәм (1959), Наил (1963). Бүгенгесе көндә Рушания әбинең 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Мансур абый хисапчы - икътисадчы һөнәрен үзләштереп, Зирекледә МТС конторасында эшли башлаган. Аннан - «Дружба», «Кичуй» колхозында.  Рушания апа «Дружба» колхозында кошчылыкта, дуңгызчылыкта, бозаулар үстерүдә, амбарда үлчәүдә эшләгән. 1966 елда авылда сатучы булып эшкә кергән һәм намус белән, тырышып, шул эшендә 20 ел буе, ягъни 1986 елга кадәр хезмәт куйган. 1970 елда «В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Авыл сатучыларыннан бары өчесе - Шакирова Сания апа, Хәбибуллин Сәмигулла абый һәм Рушания апа гына бу медальгә лаек була. Ул шулай ук «1941-1945  еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медаленә дә ия.

Рушания Гыйльметдин кызы тормышның ачысын-төчесен күп күргән: 1988-89 елларда Зирекле мәчетенең манарасын төзегән ирен дә, дөньядан иртә киткән ике улын да җирләгән. Тик ул сынмаган-сыгылмаган һәм хәзерге тормышына шатланып туя алмый. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе бар, табыны сый-нигъмәтләр белән тулы. Таяныр терәге улы Наил - янәшәсендә. Ә балалары һәм оныклары аның йортында еш кунаклар, әниләренең -әбиләренең хәлен белешеп, кирәк чакта булышып торалар.

Әйе, 95 яшьлек гомер - бик озын кебек тоелса да, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бер мизгелдәй, сизелми генә үтеп тә киткән. Иң мөһиме - ул бушка, әрәмгә узмаган. Яшәү мәгънәсе балалар һәм оныклар тормышында да ачык чагылыш тапкан. Рушания әбинең күңеле гел изгелектә, балаларына, туганнарына, авылдашларга һәрчак хәер-догада ул. Әле бүген дә зиһене уяу, хәтере яхшы, берүк күзләр тимәсен! Рушания әбинең 100 яше тулу хакында да газетабыз битләрендә язып чыгарга насыйп булсын!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев