Язмышыннан һич тә зарланмый
10 августта Бакташ поселогыннан Агмалов Нәҗип Әгъзам улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«60 яшькә кадәр еллар эшләр өчен бирелә, ә 60тан соң - казанышлар өчен». Һәм бу әйтем үз тормышын һәм хезмәтен кече Ватанына багышлаган безнең геройга нәкъ тә туры килә.
Юбилей көнендә кызлары Роза һәм Нәкыя әтиләренең юбилеен зур гаиләдә билгеләп үтү өчен аны Түбән Камадан Бакташка алып кайтканнар. Бу шәһәрдә Нәҗип бабай биш ел элек бөтенләй сукырайгач, кече кызы Нәкыя гаиләсендә яши.
Хөрмәтле аксакалның юбилеен билгеләп үтү өчен төп йортка балалары, оныклары, оныкчыклары, ике сеңелесе, дуслары, авылдашлары җыелган. Район һәм авыл җирлеге хакимиятеннән дә вәкилләр килгән. Зур өстәл артында барлыгы 40ка якын кеше булган. «60 яшькә кадәр еллар хезмәт, тырышлык өчен бирелә, ә 60 соң - казанышлар өчен», диләр бит. Бу сүзләр безнең Нәҗип бабайга карата әйтелгән», - диделәр кунаклар.
Һәм дөрестән дә, Нәҗип ага 7 яшеннән эшли башлаган. Бу - сугыш барган еллар, әтисен фронтка алганнар. Өйдә хатыны Бария һәм дүрт баласы калган. Ләкин күп тә үтми Әгъзам Ленинград янында хәбәрсез югала. Нәҗип, балаларның иң өлкәне буларак, әнисенә булышкан. Җәй көне колхоз казларын, сарыклар, дуңгызлар көткән, мәктәптә дә укыган. 4 сыйныфны тәмамлагач, ел буе көтү көткән. Әтисе Әгъзамның һәлак булган урыны 1994 елда эзтабарлар тарафыннан табылган. Аның исемен һәм тумышы белән каян икәнлеген солдат медальоныннан белгәннәр. Хатыны Бариягә бу хәбәрне ишетү насыйп була, тик бер елдан ул каты авырудан соң тыныч күңел белән бакыйлыкка күчә.
Нәҗип бабай үз гомерендә байтак хезмәт куйган. Аның хәтере шәп, үз аягында, дигәндәй, тик менә күзләре генә сынаткан. Ул бераз үскәч, көтүче эшеннән төрле эшкә күчүе, 17 яшендә Зирекле МТСында тракторчылар курсын тәмамлавы турында сөйләде. Армиягә чаклы тракторда җир сөргән, тырмалаган, чәчкән. Хезмәтен тәмамлап кайткач, кабат тимер атына утырган, урып-җыю чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Урак өстендә эшләү аңа бик ошый һәм 1958 елда ул Ямашта комбайнчылар курсын тәмамлый. СК-3 комбайнында мөстәкыйль эшләвенең беренче елында ук колхозда да, районда да суктыру буенча 1 урынны алган.
Биш ел дәвамында алдынгылыкны бирмәгән, даими рәвештә премияләр алган. «60 нчы елларда Татарстан АССР да икмәк җыю буенча лидерлар рәтендә иде һәм мин монда үз хезмәтемнең бер өлеше булуына шатмын», - дип горурланып искә ала ул. 5 елдан соң Нәҗип Әгъзам улын яшелчәчелек бригадасына бригадир итеп күчерәләр. Калинин исемендәге колхоз кәбестә, кишер, кыяр, помидор, суган, чөгендер һәм, хәтта карбыз, кавын да үстергән. Ләкин техниканы үз итү барыннан да өстенрәк була - кабат тракторга утыра, район «Сельхозхимия» берләшмәсенең Әдәмсә бүлекчәсенә күчә. Бүлекчәнең машина-трактор паркы Зирекле, Акъяр, Шахмай, Красновидово авылларына хезмәт күрсәтә. Тракторчылар, машина йөртүчеләр басуларга ашлама кертәләр, тирес чыгаралар һәм башка эшләрне башкаралар.
Нәҗип Әгъзам улы авыл хуҗалыгы техникасы буенча зур белгеч була һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. 61 яшендә лаеклы ялга чыккач, йорт хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнә, хатыны белән барлык авыл кешеләре кебек үк, мал-туарны күп итеп асрыйлар. Нурсабилә дә колхозда сыер савучы булып эшләгән. Балаларын да хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Пенсиягә чыккач та, Нәҗип ага умартачылык белән дә мавыккан.
- Әтиебез, чыннан да эш сөючән кеше булды. Беркайчан да тәмәке тартмады һәм җитди сәбәпсез эшен калдырып киткән очраклары булмады. Ул үз эшенә бик җаваплы карашта булды, - дип сөйли улы Җәлил.
Озын гомерле булуның сере турындагы сорауга да Нәҗип ага: «Белмим, бәлки, гел эштә булгангадыр», - дип кенә җавап бирде.
Нәҗип аганың кызы Нәкыя һөнәре буенча шәфкать туташы, икенче кызы Роза Бакташка еш кайта, йортны карап тора. Улы Җәлил исә чираттагы ялы вакытында әтисен Казанга алып китә. Кызлары әтиләрен авылга да алып кайталар. Биредә һава да бөтенләй башка, туган йорт, шул нигездә яраткан хатыны белән 45 ел гомер иткәннәр бит. Нәҗип бабайның тол калуына да 19 ел үткән.
Нәҗип бабай холкы буенча оптимист кеше - ул язмыштан зарланмый. Күзләре күрмәүнең дә уңай якларын тапкан: «Хәзер мин радиодан шулкадәр күп матур музыканы тыңлыйм. Бигрәк тә татар халык телендәгеләрен. Әгәр күзләрем күрсә, тыңларга вакыт та булмас иде әле, шулкадәр матур җырлар барлыгын белмәс тә идем!», - диде.
Рәсемдә: Туганнары белән (сулдан уңга): улы Җәлил, кызы Роза, сеңелесе Разия, юбиляр үзе, кыз туганы Мәсания һәм кызы Нәкыя. Юбилей фотосы гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев