Идеаль пар
Әдәмсә авылында 55 ел бергә гомер итүче Әбделҗәдит Гаяз улы белән Наҗия Идиатулла кызы Шәйдуллиннарны һич икеләнүсез идеаль пар дип атарга мөмкин.
Беренче очрашуда ук алар холыкларының туры килүен аңлыйлар, гармонияле гаилә тормышы өчен бу бик кирәк нәрсә. Бер-берсе белән дус булган гаилә башлыклары - әти-әниләре дә яшьләрнең бер бөтен хасил итүенә шикләнмиләр. Һәр гаиләдә 6-7 шәр бала үсә, яшьләр исә бишенче бала булып дөньяга килгәннәр. Ул заманнарда балаларны әти-әни үзе белән кунакка йөртмәгән, шуңа да бала чакта Әбделҗәдит белән Наҗия бер-берсен белмиләр дә. Ике як әти-әни туй турында килешкәч, 20 яшьтә үзләренең никахларында гына бер-берсен күрәләр. Бәхеткә, кияү белән кәләш беренче күрүдән бер-берсенә гашыйк булалар. Яшь киленне кайнана белән кайната үз кызлары кебек кабул итәләр, ике гаилә бер түбә астында 37 ел гомер итә. Йортта кайната - Гаяз Шәйдуллин баш була, өйдәгеләр өчен аның сүзе - закон. Акыллы, гадел, уңган-булган ир озак еллар Әдәмсәдә колхозны җитәкли, аннан тыш партия аны күрше авылларга авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрә. Биредә колхоз зур, үзләренең җил тегермәннәре дә була. Сугыштан соң зур булмаган электр станциясе төзиләр. Әбделҗәдит үзлегеннән аның механизмын өйрәнә, озак та үтми колхоздагы бөтен электр хуҗалыгына хезмәт күрсәтә. Үзенең ярдәмчеләре белән ул биш савым көтүенә, берничә терлек симертү фермасына, сарыклар, дуңгызлар, тавыклар, куяннар фермасына хезмәт күрсәтә, көнен-төнен эштә булып, шушы терлекчелек фермаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәләр. Наҗия колхоз фермасында кул белән сыерлар (15 баш) сава, аппарат кертелгәч, сыерлар саны 25 кә җитә, иң күп сөтне ул сава. Колхозчылар бар да намус белән, үзләренә эшләгән кебек хезмәт куялар. Әле эшләгән өчен акчасын да бик аз түлиләр, шулай да эшкә булган мөнәсәбәт бик әйбәт була. Авыл җирендә исә эш җитәрлек, сыерын да саварга, колхоз басуында суган, чөгендер, бәрәңге үстереп, утап, җыеп алырга да өлгерергә. Гаиләдә дә бер-бер артлы балалар туа: өч уллары, бер кызлары. Наҗия эштә вакытта оныкларын әбиләре карый. Бик кунакчыл йорт булгангадыр, җәйләрен күп санлы кунаклар кайтып тора, кайчагында 30 ар кеше җыела. "Эш күп, балалар, кунаклар - әрләшергә вакыт та, теләк тә калмый иде", - диләр ир белән хатын. -Дус яшәдек, булганына шөкер иттек. Әйтергә кирәк, табигатьтән икесенең дә холкы уңай яратылган, шуңа да бер-берсен аңлашып яшиләр. "Вак-төяк өчен беркайчан әрләшмәделәр", - дип искә ала кызлары Гүзәлия. Әтиләре вафат булгач, йорт хуҗасы булып Әбделҗәдит кала, теләсә нинди гаилә өчен уртак булган бер нәрсә: ир - баш булса, хатын-кыз -муен, муен кая бора, баш шунда карый. "Мин әле дә үзгәртүләр яратам, берәр нәрсә сатып алырга, өйдә нәрсәнедер үзгәртеп төзергә телим икән, ирем беркайчан да каршы килми, минем белән килешә", - дип сөйли хәзергесе Наҗия әби. Икенче уллары Тәбрис өйләнгәч, әти-әнисе янында торып калган. 1985 елны әтисе белән яңа зур йорт төзергә ниятләгәннәр. Хәзер Тәбрис үзенә йорт салган, әти-әнисенә дә ярдәм итеп тора. Әдәмсәдә бары ул гына калган, райгазда эшли, калганнары шәһәрдә: Гүзәлия - КамАЗда ПДО-да әйдәп баручы инженер, Рәис - Яр Чаллыда - эретеп ябыштыручы, Фирдәвес - Әлмәттә - шофер. Кызганычка каршы, олы уллары Әделәитнең вафатына 2 ел узган. 16 мартта зөбәрҗәт туйга Шәйдуллиннар өенә бүләкләр күтәреп бик күп кунак кайткан: балалары, 7 оныклары, 4 оныкчыклары, туганнары җыелган. Хәзер 77 яшьлек Наҗия әби белән 76 яшьлек Әбделҗәдит бабай иркен, якты, уңайлы йортта бәхетле картлык кичерәләр. Әбигә 10 ел элек инсульт булган, йөрергә авыр бирелсә дә, тәмле итеп ашарга пешерә. Бабай кайчандыр зур булган хуҗалыктан калган тавыклар карый, яңалыкларның берсен дә карамый калдырмый, күптән түгел үткән Универсиаданы да карап барган.
55 ел бергә гомер итүне зөбәрҗәт туй дип атыйлар. Зөбәрҗәт - ул сирәк, кыйммәтле һәм бик матур таш. Бу парның мөнәсәбәтләре дә зөбәрҗәткә тиң. Алар фикеренчә, гаиләдә иң мөһиме - түземле булу, бер-береңә юл кую, проблемаларны тыныч юл белән хәл итү. Акыллы киңәшләргә колак салыгыз - сез дә алар кебек озак еллар яратышып, бәхеттә яшәрсез.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев